Материалы

“Көлцәнкә көлцә кәрәк...”

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел саен безнең кечкенә авылыбызда Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Ә бездә ул борынгыдан “Көлцән” дип атала. Бу көнне тирә-яктан авылдашлар, туганнар кайталар, күрше район, авыллардан киләләр. Барыбыз да иртәнге биштә клуб янына җыелабыз һәм бергәләшеп, урам тутырып һәр йорт янына килеп, хуҗаларга сәламәтлек, бәрәкәт, уңышлар телибез, гармун белән җырлар башкарабыз, такмаклар әйтәбез:

“Көлцән килә яшәреп,
Яшәреп тә таш ярып.

Көлцәнкә көлцә кәрәк,
Көлцәгә табак кәрәк,
Май, йомыртка, каймак кәрәк.
Иш бабай, иш бабай,
Мич башыннан төш бабай.
Садакаңны жәлләмә,
Озак яшә, картайма”.

Җавап итеп рәхмәтләрен белдереп хуҗалар тәм-томнар, акча, пакетларда пешкән әйберләр ташлыйлар, барлык өйләр янында тукталганнан соң, бәйрәм табыны әзерләп, бер-беребезгә кунакка йөрибез.

Тубыл районының Арткавыл халкы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума