Материалы

Күршеләр көне

последние и лучшие новости искусства в мире

24-6Күршеләр, күршеләр – иң якын кешеләр,
Дөньяны бергәләп үтәбез.
Утыбыз сүнсә дә, тозыбыз бетсә дә -
Күршегә без кереп китәбез.

Татар халкында шундый матур җыр бар. Нәкъ 31 май көнне безнең илебездә “Күршеләр көне” үтә. Быел шул бәйрәмне Шыкча авылының Яшьләр урамында үткәрергә насыйп булды. Урам очраклы гына сайланмаган, чөнки быел бу урам үзенең 35 еллык юбилеен үткәрә, монда беренчедән булып совхоз директоры Баязит Хәйруллин газ керткән. 1984 елда бу урамдагы яңа йортларга бик күп яшь гаиләләрне урнаштыралар. Урамдагы кешеләр, чыннан да, күп еллар дус-тату яшәп балаларын үстереп, инде оныкларын үстерергә булышалар.

Бу бәйрәмне Шыкча авылының мәдәният йорты оештырды, биредә “Шытыр-шатыр” балалар һәм авыл ветераннары ансамбльләре чыгыш ясадылар. Халыкны котларга сүз Шыкча һәм Индрәй хакимият башлыклары Раис Әминовка һәм Раил Хөснуллинга, миңа - Шыкча хакимияте думасы җитәкчесенә бирелде. Бу бәйрәмне уздырырга урамда яшәүче барлык халык булышты. Милли ризыклар, матур самоварлар белән корылган өстәл үзенә җәлеп итте. Урамдашлар аерым номерлар да әзерләп килгәннәр. Рауза Сабирова һәм Мәликә Бикиняева татар биюен, Рәзинә Бикмеева башкорт биюен башкардылар, Алсу Кәримова һәм Гөлнара Зарипова җырладылар. Шулай викторина, милли уеннар, биюләр оештырылды. Сценарийга Гөлсинә Колчакова ярдәм итте, урамга атап татарча бик матур шигырь дә язды. Фәтхетдиновлар гаиләсе тәмле пылау пешерде, барлык катнашучылар үзләреннән өлеш кертеп, бәйрәмне күңелле үткәрергә ярдәм иттеләр. Бәйрәм искиткеч матур булды. Киләсе елларда да, халык инициативасы буенча, башка урамнарда да мондый бәйрәмнәр булыр дип ышанам. Татар халкында шундый мәкаль бар: “Күрше хакы – Алла хакы”. Күршеләр белән һәрвакыт дус һәм тату яшәргә тырышыгыз, хөрмәтле милләттәшләр! Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк бит ул. Туганың белән көн дә күрешеп булмый, ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек, күршеңнең ишеген кагасың.

Күршеләр, куршеләр ярдәмче кешеләр,
Чәчәк атсын безнең тормышлар -
Шатлансын йөрәкләр, иң якты теләкләр,
Без сезгә телибез уңышлар!

Гүзәлия МУЛАЧАНОВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума