Материалы

Күршемнең гомер агышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Күршем Әнисә - сугыш елы баласы. Тормышның авырлыгына бирешмәгән, һаман алга омтылышта булган.

Әтисе Мөхәммәтазис, әнисе Гайшә апаларның 1935 нче елның салкын декабрь аенда теләп, көтеп алган кызлары туа. Гаиләдә ир бала арасында үзен ничектер саклап, яклап яшәргә өйрәнә. Әтисе өч авылның бердәнбер тәгәрмәчле тракторында эшләүче оста, мактаулы, заманы өчен бик кирәкле тракторчы була. Сугыш еллары, сугыштан соңгы бик авыр, юкчылык вакытларда Янек, Әшле, башка авыллардан килгән юлчыларны ашатмый, соранып килүче ятимнәрне буш кул чыгармый. Мәрхәмәтле җан була. Әни кеше - Гайшә апа сабыр холыклы, кешелекле, эшчән була.

Кызына карата бик таләпчән, ананың юанычы, ышанычы булган Әнисәсенә бәхет тели.

Авыр сугыш еллары гаиләнең уй-хыялларын айкап юкка чыгара. Зур абыйлары Хуҗиәхмәт дошман явына, сугышка китә. Әти кеше көне-төне эштә, калган абыйлары урман, агач эше, печән әзерләү, чәчү, уру эшләрендә. Әнисә мәктәптә, тик аңа озак укырга туры килми. Сугыштан соң ата кеше авырып дөнья куя, ә абыйлары һәркайсы тормыш корып аерым яшиләр.

Ул иртән төнгә кадәр кешеләргә күлә суга, язын бакчалардан туңган бәрәңге җыя, кыр эшендә, печәнлектә, кешегә дә, үзләренә дә кул пилосы белән утын кисә.

Авыр, юкчылык еллары булса да, халык күңел ача белгән. Урам буйлап җырлый-җырлый төрле уеннар уйнаганнар, ә Әнисә арада башлаучы да, оештыручы да була.

1958 нче елда армиядән кайткан биткә-төскә матур, булдыклы Әшле егете Таһир белән гаилә корып яши башлыйлар. Әни кеше - Гайшә апа кияүнең характерын, эшчәнлеген ярата, кызы өчен куана. Аларның бер-бер артлы 4 балалары дөньяга килә.

- Язмышыма бик рәхмәтле мин. Минем ирем кебек кешеләр бик аз булыр, дисәм олы сүз булмас. Минем сүзем сүз булды, хуҗалыктагы эшләрне җайлап кына бергә башкардык,  - дип сөйли Әнисә.

Таһирын сагына. Алар 30 ел тату, зур хуҗалык тотып яшәделәр, сыерын, сарык-кәҗәсен, каз-үрдәк, тавыклар, хәтта умарта кортларын үрчетергә тырыштылар.

Балалар атасы совхозда төзүче дә, хайваннар караучы, бригадир вазифасын да үти. Һәркайда мактауга лаек, балаларына да үрнәк булып эшләп яшәде.

Заманында трактор, машиналар, юлчылык булуына карамастан, менә дигән йорт салып калдыра, тик сәламәтлек какшаган була, шактый еллар авырып дөнья куя.

Зур уллары Ильяс армиядән соң шоферлыкка укыды, совхозда кайда кирәк, шунда эшләр башкарды. Утыз елга якын төньякта нефтьчеләр оешмасында токарь, слесарь булып эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек булды.

Икенче уллары Илдус та Солнечный шәһәрендә яши, эшли. Ул – балта остасы, тырыш, хезмәт сөючән, һәр эшне зур җаваплылык белән башкара. Авылга кайтса да тик утырмый, туган йортның ишекләрен яңарта, тәрәзә йөзлекләрен, урындыкларны менә дигән итеп ясап куя.

Кызы Люция һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша, мәктәптә җыештыручы булып эшли.

Икенче кызы Рево Тубылда бухгалтерлыкка укып чыга. Башта совхозда эшли, язмыш аны төньякка китәргә мәҗбүр итә. Ул – баш бухгалтер, һәр исәп-хисап эшләрен вакытында төгәл башкара.

Әбинең 9 оныгы, 12 нәбәрәсе бар. Бәхетле, бик бәхетле әби.

Әнисә соңгы елларда интернатта кер юучы булып эшләде. Кайда гына эшләмәсен, вакыт белән исәпләшмәде, тиешле бурычын үти бирде.

Ул яшь чагыннан һәркайда бик актив иде, пьеса уйнарга чакырсалар - каршы килмәде, үзе такмаклар чыгарып җырлады, биеп бүләкләр алды, юбилей кичәләре, сабантуйларда үзенең таланты белән тамашачыларны куандырды. Иң кызыгы, бик күп еллар клубта Яңа ел кичәләрендә Кыш бабай ролен үтәде, мәзәк сүзләр, такмаклар җырлап авылдашларының күңелен ачты.

Агай-энеләрнең шәһәрләрдә яшәүче балалары апайларыннан хәл-әхвәлен белешеп торалар.

Шунысы аяныч, соңгы елларда сәламәтлеге какшады. Шулай да утырган җирдә, төрле хәлләргә туры китереп, такмаклар чыгарып, җырлап ала, тынгысыз яшьлек елларын сагына.

Хәзерге көндә ул ананың һәр йомышын үтәп, тәмле ризыклар белән сыйлап, урын-җиренең җайлылыгын булдыручы, кайгыртучан, мәрхәмәтле килене Зөлфия тәрбиясендә.

Декабрь аенда Әнисә күршем 80 яшен тутырды, аңа саулык, иминлек, бәхетле озын гомер телим.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума