#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кадерле истәлек итеп сөйләрлек

последние и лучшие новости искусства в мире

11-615нче февральдә фотокорреспондент Вәкил Мөхәммәтҗан улы Ниятбакиевның якты истәлегенә багышланган кичә Вагайның үзәк китапханәсендә узды. Күренекле шәхеснең фотосурәтләре күргәзмәсендә тарихи һәм төрле вакыйгалар, кызыклы фактлар, гаилә фотосурәтләре, портретлар, пейзаж - барысын фотограф күңелен биреп төшергән, шатлыгын, кайгысын күрсәтә белгәнен күреп кунаклар, якташлары һәм туганнары сокландылар. Оста фотограф дөрес фон сайлый алган, аның композиция, сюжетлары да тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Хәтер кичәсендә авыл халкын, туган ягы панорамасын, яраткан шәхеснең тормыш юлын, якыннарын искә алдылар.

Чараны оештыручы Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Мәдинә Корикова: ”Вәкил Ниятбакиев 1924нче елның 15нче августында Индәр авылында күп балалы гаиләдә беренче бала булып туа. Әтисе алтын куллы кеше була, таләпчән, тугрылыклы әнисе балаларны тәрбияләүдә күп көч һәм тырышлык күрсәтә. Вәкил Ниятбакиев мәктәптә укыган вакытта ук фотосурәт төшерергә ярата. Ул төшергән фотоларны өлкә телевидениесендә, район газетасында кулланалар, күп кешеләрнең альбомнарында саклана”, - дип сөйләде. Вагай районы хакимият башлыгы урынбасары Александр Сафрыгин сәләтле фотографны җылы сүзләр белән искә алды. “Сельский труженик” газетасы редакциясендә эшләгән чорны коллегасы, Россия журналистлар берлеге әгъзасы Яков Чистяков якташларын хөрмәт итеп яшәгән, ихлас күңеле белән эшен яраткан, якыннарын бертигез күргән, акыллы, җор телле, кызыклы әңгәмәдәш, гаҗәеп шәхес турында хатирәләре белән уртаклашты. 1968-2013нче елларда “Сельский труженик” газетасында мәдәният һәм хатлар бүлеге мөдире Любовь Баканина, туган якны өйрәнүче Галина Васильевна Глухих “Зоркий”, “Зенит” фотоаппаратлары белән фотога төшерүче останың һөнәренә тугры булганын, бүген дә кайсы гына рәсемен карасак та, нинди вакыйга, ничәнче елларда төшерелгәнен билгели алабыз, дип искә алдылар. Авылдашы Сади Рафиков: ”Вәкил Ниятбакиев Индәр мәктәбендә укытучы булып та эшләде, “Красная звезда” колхозы рәисе вазифасын да башкарды. Безнең авыл халкы бәрәңге утыртмый иде. Күрше рус авыллары байларына хезмәт итеп, алты чиләк бәрәңге йөкләп кайталар. Вәкил Ниятбакиев якташларын бәрәңгене үзләренә утыртырга өндәде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларының хәтеренә авылда һәйкәл куйдыру - аның инициативасы булды”, - дип җылы сүзләр белән хәтергә төшерде. Кичәгә Екатеринбург, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Түбән Салда, Вагай, Казанлы, Тугыз, Птицы, Индәр авылларыннан килгән Вәкил Ниятбакиевның уллары, кызлары, оныклары чараны оештыручы татар милли-мәдәни автономия рәисе Мәдинә Кориковага, китапханә хезмәткәрләренә, күренекле шәхеснең якты истәлегенә багышланган фильм төшерүче Казанлы авыл советы башлыгы Нәфисә Байбиковага рәхмәтләрен белдерделәр. Кызлары киң күңелле, мәрхәмәтле, якыннары белән дус, аралашып яшәргә өйрәткән, аеруча җылы хисләр калдырган әтиләре турында гомер истәлекләре белән уртаклаштылар. Уразмөхәммәт Аблазисов: “Мондый чараларны Вагай районы мәктәпләрендә дә үткәрергә кирәк. Яшь буын горурланып сөйләрлек якташларыбызны белеп үссен”, - дигән теләкләрен белдерде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836