Материалы

Кадернең иң зурысына лаек апа

последние и лучшие новости искусства в мире

2-8Нәбилә апа Алеева (Абдуллина) бик тә тыйнак, тыныч холыклы, ачык йөзле, хөрмәткә лаек кеше. Сугыш елларында күргәннәре хакында бик сөйләргә яратмаса да, туган көне алдында үткәннәрне барлап, хатирәләрен яңартты.

“Мин 1928 нче елны күп балалы гаиләдә, Ахманай авылында тудым. Әтием Әбделәхәт колхозда бригадир булып эшләде, әнием Майрә дә колхозда төрле эшләр башкарды. Бөек Ватан сугышы башлангач, кече вакытыбыздан сеңелләрем Әкълимә, Мәрвәр белән колхоз эшләренә җигелеп эшләдек. Утадык, печән чаптык, урак урдык, утын кистек. Иртәнге биштән эшкә чыгабыз, караңгы төшкәч өйгә кайтабыз. Авыр елларны әтиебез үлеп китте.

Безнең гаиләне әниемнең бертуганы Кәрим Тубылтора авылына күчерде. Яшәргә йортыбыз булмагангадыр, мине кечкенә сеңлем белән үз гаиләсенә алып кайтты, ә кече сеңлем Мәрвәрне әниемнең бертуганы Хафиза апа үстерде. Бердәмлек, бер-беребезгә ярдәмчел булганыбызга авырлыкларны җиңеп чыктык. Тормыш җайга салына башлады. Мин 18 яшемдә колхозда бригадир булып эшләгән Нәҗип Хафиз улы Алеевка кияүгә чыктым. Леспромхозда эшли башладык. Бригадабызда күрше авыллардан якташларыбыз да хезмәт итте. Без тырыштык, план үтәдек, алдынгылар рәтендә булганга, бригадабызны ХМАОның Кедровый поселогына эшкә җибәрделәр. Төзелеш эшләре өчен киселгән агачларны салларда чыгарып маташтык. Мин хисапчы идем. Күпме агач җибәрелгәнне язып бардым. Салкын, авыр эш, ашау-эчү, өскә киергә кием дә рәтле түгел. Ул вакытларны декретка чыгу, бала карап утыру мөмкинлеге булмады. Яңа туган кызымның гомере кыска булды. Салкын тидереп, бүтән балага узмадым. Шулай да, гомерем бушка узмады. Кече сеңлем Мәрвәрнең кызы Фатыйхага булыштым, уртанчыбыз – Әкълимәнең 7 бала иде. Аның кызы Зәйнураны үстерергә ярдәм иттем. Үз кызларым сыман, күңелемне биреп, аларны үстерештем. Хәзер Сумкинода яшим, миңа аларның балалары, ике улы, кызы «әби» дип, бик якын күреп, хөрмәтләп киләләр, ярдәмләшеп яшиләр. Фатыйханың кызлары, оныклары да мине онытмыйлар. Рәхмәтләр әйтеп, аларга сәламәтлек теләп, шатланып яшим”, - дип сөйләде 90 яшен тутырган Нәбилә апа. Тыл һәм хезмәт ветераны бүгенге тормышы белән канәгать. Кадернең иң зурысына лаек апа тырыш хезмәте өчен медальләр, Мактау хатлары белән бүләкләнгән.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума