#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кайда туган – шунда кирәккән

последние и лучшие новости искусства в мире

25-9Бу көннәрдә Миннебаевлар токымының горурлыгы булган Минзәки Миншакир улына 80 яшь тулды. Туганнары, күрше-дусларының котлауларын ул бик сөенеп үз өендә кабул итте. Намуслы хезмәт юлын искә төшереп һәм юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләп Аслана авылы ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова, якын туганнары – Фәнисә Миннебаева, Миләүшә Хәмидуллина, Равилә Дәүләтшина, Мөршидә Зиганшина чыгыш ясап, бүләкләр тапшырдылар. Аларга рәхмәтен белдереп Минзәки Миншакир улы: “Сезнең җылы сүзләрегездән йөрәгем дөп-дөп килде, мине шулай зурлаган өчен Ходай үзегезне дә зурласын”, - диде.

Юбилярны котларга Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) хезмәткәрләре дә килделәр. Алар да Минзәки Миншакир улына төрле чирләргә бирешмичә, күңелегез яшь килеш калсын, дигән теләкләр белән музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Әлеге күңелле кичә һәркемне берләштерде, мәдәният комплексы артистлары кунаклар ярдәме белән зур концерт оештырдылар. Биредә, һәркем үзенең сәләтен күрсәтергә тырышып, җырлаучылары, биючеләре, шаян такмаклар башкаручылары, шигырь сөйләүчеләре дә табылды. Оныгы Лилия үзе пешергән бәйрәм тортын тантаналы рәвештә бабаена тапшырды. Шатлыгын, горурлыгын яшермичә юбиляр әлеге бүләкне өстәлгә китереп утыртты һәм кунакларны ризык тулы табынга чакырды.

Минзәки Миннебаев Ялутор районындагы матур табигатьле Күлавылда туа. Балачагы, яшьлеге һәм хезмәт юлы да аның туган авылында шаулап үтә. 1961нче елда армия хезмәтеннән кайткач, эшчән, соры күзле яшь егет Киров исемендәге колхозда башта тракторга теркәтүче, аннары бозау караучы булып эшли. Бераздан аны кырчылык идарәчесе итеп билгелиләр. Шул елларда Күлавыл бригадасы колхозда гел мактаулы урыннарда гына була. Бу уңышларга алар, әлбәттә, җитәкченең оештыру сәләте һәм булдыклылыгы аркасында ирешәләр. Биредә Минзәки Миннебаев яраткан тормыш иптәше – алдынгы бозау караучы Галия Таштимир кызы белән нык гаилә төзиләр. Яшь, энергияләре ташып торган бәхетле пар ару-талу белмичә колхоз кырларында, фермада һәм үз хуҗалыкларында эшлиләр. Алар 6 балаларына да яхшы тәрбия биреп, хезмәттә чыныктырып үстереп, туган җиргә мәхәббәт уяталар. Минзәки Миннебаев намуслы хезмәте өчен күптөрле бүләкләр, билге-медальләр белән бүләкләнә. Ул әйткән сүзендә нык торучы кеше буларак та авылдашларының хөрмәтен яулаган. Картлык көннәрен дә Миннебаевлар Күлавылда уздыралар. Ләкин, кызганычка каршы, Галия Таштимир кызы яраткан тормыш иптәшен, балаларын, 12 оныгын, 13 нәбәрәсен зур кайгыга салып, көтмәгәндә бакыйга күчә. Юбиляр турында Ильяс Бакиев: “Арабызда шундый дус, оешкан Миннебаевлар токымы булуы белән чын-чынлап горурланырга була. Бу хезмәт сөюче токымның киләчәге якты һәм ышанычлы булуына бер дә шигебез юк”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836