Материалы

“Кайда туган, шунда кирәк тә булган”

последние и лучшие новости искусства в мире

45-106 ноябрь көнне искиткеч хатын-кыз, физика укытучысы, Вагай районы, Тугыз урта мәктәбенең алыштыргысыз завучы Әминә Биктимер кызы Корманбакиевага 60 яшь тулды. Гомеренең бу чорын ул үрнәк алырлык, лаеклы уздырды.

Әминә Биктимер кызы Вагай районы, Тугыз авылында туып-үскән. Шушы авылның сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлагач, 9-10 сыйныфларны Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә укый. Мәктәптә барлык фәннәрдән дә яхшы белем ала, әмма өстенлекне математика фәненә бирә. 15 нче мәктәптән соң, Тубылның дәүләт педагогия институтының физика бүлегенә укырга керә. Һөнәр сайлауда аңа физика кебек катлаулы фәнне укыткан укытучылар тәэсире дә зур роль уйнады.

Иң яраткан кешесе - әнисенең кинәт үлемен кичерүе бик авыр булды Әминәгә, әмма ул укуын дәвам итә алды, институтны уңышлы тәмамларга көч тапты. Шул вакыттан бирле күп еллар узса да, әнисенең ягымлы тавышы, карашлары аның хәтерендә әле дә саклана.

Институтны тәмамлаганнан соң, Әминә юллама буенча Тубыл районының Сетово авылына китә. Анда тиешле 2 ел эшләгәч, туган авылына әйләнеп кайта. Һәм менә 34 ел инде туган мәктәбендә яраткан эшен башкара. Шуларның 17 елы - укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Бу вазыйфа аңа тиккә йөкләтелмәгән, чөнки ул зур коммуникацион һәм оештыру, хезмәт сөючәнлек, тактиклык, игелеклелек кебек сәләтләргә ия, максатчан, җаваплы хатын-кыз. Коллектив эшен төгәл итеп оештыра белә. Кайбер коллегаларын аларның дәресләрендә еш булу гаҗәпләндерә, ә бу бит завучның турыдан-туры бурычы: расланган план-график нигезендә тикшерү булдыру. Башкаларны белмим, әмма мин дәресләремә йөрүенә уңай карадым. Беренчедән, ул миңа бәһасез методик ярдәм күрсәтте, икенчедән, белемең турында компетентлы кешеләрнең фикерләрен ишетү һәрвакыт кызыклы. Без, элекке укытучылар, кисәтүләргә, үз эшләрен белгән кешеләрнең киңәшләренә тыныч карадык һәм булган җитешсезлекләрне, хаталарны мөмкин кадәр тизрәк бетерергә тырыштык. Әминә Биктимер кызы бик таләпчән, ул көн саен һәрберебезнең методик осталыгын күтәрү өстендә эшли, һәр дәрескә, һәр сыйныфтан тыш чарага тулы анализ ясап, эшне уңай нәтиҗәгә җиткерә. Һәрвакыт әдәпле, үз-үзе белән идарә итә белә, кешегә басым ясамый. Ә ул һәрберсенә, хәтта укытучыларның һәм балаларның зур булмаган уңышларына ничек сөенә! Теләсә нинди шартларда да реалист һәм оптимист булып кала.

Укытучы буларак, Әминә Биктимер кызы үз фәнен бик яхшы белә, уку материалын кызыклы итеп укучыларга тапшыра, һәрвакыт гадел, бернәрсәгә битараф түгел, объектив, ә бу, минемчә, һәр укытучының төп сыйфаты. Аның укучылары төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар. Узган ел укучысы Зөлфия Айбатуллина математика буенча өлкә олимпиадасында I урынны алган иде. Аның осталыгының һәм һөнәри компетентлыгының нигезе - үз-үзен үстерүгә даими омтылышта булды. Курсларга, дистанцион семинарларга, конференцияләргә йөри, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, фикердәшләре белән аралаша, башкалардан өйрәнә белә.

Тормыш иптәше Хәлил Сәлим улы да бик әйбәт, кайгыртучан хуҗа, хатынына бөтен эштә булыша. Корманбакиевлар тормышында да һәр гаиләдәге кебек барысы да шома булмаган. Ләкин алар барлык сынауларга түзеп, авырлыкларга бирешмәделәр. Бер-берен кайгыртып, гафу итеп, сабырлыкта 35 ел матур мөнәсәбәттә гомер кичерәләр. Ике матур, акыллы кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар гаиләдә чын ярдәмчеләр булдылар. Икесе дә медаль белән безнең мәктәпне тәмамлап, нефть-газ университетына укырга керделәр, магистратураны тәмамладылар. Алар белән әти-әниләре, туганнары гына түгел, ә барлык авыл халкы да горурлана. Кызлар әти-әниләренә, әбиләренә, тирә-юньдәгеләргә дә хөрмәт белән карыйлар. Алар шулай тәрбияләнгән. Әминә Биктимер кызы һәм Хәлил Сәлим улының йортлары да бик матур, тышкы якта да, эчтә дә идеаль тәртип. Гаилә һәрвакыт кунакчыллыгы белән аерылып торды. Туганнары белән аралашып яшиләр. Әле ул озак еллар 96 яшьлек кайнанасын карый. Каенанасы тормыш иптәшенең вафатыннан соң алар янына күчә, чөнки 6 баланың бердәнбере – Хәлил генә авылда кала, калганнары төрле якларга таралышканнар. Әнисен иртә югалткан Әминә өчен каенанасы күптән инде туган һәм якын кешесенә әверелгән. Корманбакиевлар гаиләсен авылыбызда хөрмәт итәләр, алар Тугызның иң яхшы һәм үрнәк гаиләләренең берсе.

Нәфиха МӨХӘММӘТУЛЛИНА, педагогик хезмәт ветераны.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума