Материалы

Картлык

последние и лучшие новости искусства в мире

Яшь вакытта картлык бик еракта
Килеп җитмәс кебек күренә.
Картаюдан курыкмый бит кеше
Һаман алга таба үрелә.

Мин дә шулай үрелә-үрелә 80 яшькә килеп җиткәнемне сизми дә калдым. Юбилей шаулап-гөрләп үтеп тә китте. Балаларым, оныкларым, сеңлем Венераның балалары барысы да ерак юлны якынайтып килеп, юбилейны бик яхшы, күңелле үткәрделәр. Горурланып, шатланып утырдым. Медальләр дә әзерләгәннәр. Һәрберсе сүз алып котладылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Хәлил белән Венераның кечкенә оныгы каушамыйча сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Уй-хәсрәтләрем, авыру-сырхауларым бетеп, яңадан яшәргә көч-хәл өстәлде кебек.

Үзем дә яшь чакларны искә алып, оныкларым ишетсеннәр дип, җырладым да, шигырь дә сөйләдем. “Яңарыш” аша барыгызга да рәхмәтемне белдерәсем килде.

1959-1960 елларда Кече Уватта 2нче сыйныфта укыган укучым Галия Абназырова Вагай районы, Аусак авылында яши. Укытучы таныклыгын алу белән шул авылда яшәп, эшләп, лаеклы ялга чыга, аңа 65 яшь. Мине искә алып, хөрмәтләп, “Яңарыш”ка язды. Шул Юрмыдан Гөлнура Фәйзуллина, укытучылар династиясе турында Сәкинә Нотфуллина “Яңарыш”ка яздылар.

Барыгызга да ризалыклы рәхмәтемне юллыйм.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА, Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума