Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Катангуйга кайткандай булдым

последние и лучшие новости искусства в мире

7-5Күп еллар өлкә газетабыз «Яңарыш»ны яздырам, кызыксынып һәр санын укып барам. Яңа елның дүртенче санында Нурия Гадиева язган “Апам кебек якын ул” дигән мәкалә мине балачак елларым узган Катангуй авылына алып кайтты. Мин сигез яшемә кадәр бу авылда яшәгән әбием Фазилә Маликовада тәрбияләндем. Бик еш әбиемдә кунакта да була идем. Рәйхан Риза кызы миннән дүрт яшькә олырак иде. Өйләребез бер ишек алдында булганга, бергә уйнап, аралашып үстек. Ул кече вакытында да бик ярдәмчел, аралашучан, оештыруга сәләтле, тырыш, җитез кыз иде.

Рәйхан ул вакытны мәктәптә укыган, ә без кечерәкләр. Өйдә өлкәннәр булмаса, Рәйхан безне ашатып алганнан соң, савыт-саба юарга, идән себерергә өйрәткәнен хәтерлим. Балалар дус-тату, бер-берләренә дә ярдәмчел булдылар. Рәйханның үсеп җитеп, укып чыгып, эшендә уңышларга ирешүенә сөендем. Авыр сугыш елларында күп балалы гаиләдә үскән Рәйхан апам күңелемдә якты хатирәләр калдырды.

Катангуй авылында узган балачак елларым, әбием белән шомырт җыярга барулар, күк чия һәм шомырт белән мичтә пешергән зур һәм вак бәлешләре, баурсаклары, коймак коеп, җылы сүзләр белән оныкларын иртәнге чәйгә уятулары да хәтеремдә. Әбиемнең тормышы, авыл халкының авыр хезмәте, кул эшләре дә күз алдымда әле: җитен йолкулары, көлтә бәйләүләре, кич утырып эрләүләре. Безнең буын балаларының йортта, бакчадагы хезмәтләрен хәзерге яшүсмерләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Эшсез интегеп йөрүчеләр булмаган. Кичләрен әбием белән йон тетәргә бергә утыра идек. Ул елларны бөтен эш кул белән эшләнгән.

Элекке еллар май аенда ата-ананы искә алу көннәрендә Катангуй авылына ел да бара идем. Хәзер инде сәламәтлек яхшы түгел, барып булмый. Рәйхан апаны бик күрәсем килгән иде.

Тынычлыкның кадерен белеп яшик. Дөньялар имин булсын. Күрешергә Аллам насыйп итсен. Язмамның ахырында безне аралаштырган, үткәннәрне онытырга бирмәгән, яңалыклар белән таныштырып торган “Яңарыш”ка, аның редакторы Алсу Сәгыйтовага, корреспондентларына рәхмәтләремне юллыйм, уңышлар телим.

Флора ӘБСАТАРОВА.
Вагай районы, Бәек авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836