Материалы

“Казан егетләре” төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

Декабрь башында Төмәннең “Тимерьюлчы” мәдәният сараенда “Казан егетләре” төркеме һәм җырчы Зәринә Хәсәншина якташларыбызга өр-яңа, дәртле концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Узган гасырның 60нчы еллары стилендәге причёскалы, шакмаклы ачык костюмнарда сәхнәгә биеп, “Казанның кадерле кичләре” җырын җырлап өч егет чыкты. Алардан куәтле уңай энергия агымы килде. Тамашачылар дәррәү кубып егетләрне алкышларга күмделәр. Чибәр, төз гәүдәле, сүзгә оста, ифрат талантлы шушы егетләрнең исемнәре: Фәнил Фәйзуллин, Илнат Фәрхуллин, Айдар Әгъләмов.

- Сезгә “Туган ягым” исемле яңа программа алып килдек. Төркемгә  20 ел тулды, без - дүртенче состав. “Урал-Себер татарлары” исемле яңа альбомыбыз чыкты, - дип егетләр Төмән тамашачылары белән исәнләштеләр. Алар “Каеннар”, “Клубничкам минем – земляничкам”, “Гөлбану”, Рөстәм Яхинның «Очрашырбыз, ышанам”, Хәйдәр Бигичев репертуарыннан “Төннәр буе йоклый алмый ятам”, Габдрахман Әбсәламовның “Ак чәчәкләр” кинофильмыннан җырчы Зәринә Хәсәншина белән бергә “Ак чәчәкләр” һәм башка җырларны җырладылар. Татарстанның Балык Бистәсе районы кызы Зәринә көчле, моңлы тавышы белән “Рамай”, “Бик сагындым, авылым”, “Син, дия” һәм башка җырларны халыкка бүләк итте. Биюче кызлар биеп программага ямь өстәделәр.

 - Кышның салкын көнендә шушы зур залга халыкны җыйганы, безне Татарстан Республикасыннан чакыртып милләттәшләребезгә зур концерт оештырганы өчен Фәрит Хәкимовка рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук элекке елларда безне чакырып, концертлар оештырганы  өчен “Яңа сулыш”, “Себер йолдызлары” телетапшырулары авторы-алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллинага рәхмәтлебез, - диделәр Казан егетләре.

Дәртләндергеч, гаять шәп концерт булды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума