Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казанлыда Рамазан ае

последние и лучшие новости искусства в мире

Көтеп алган изге Рамазан ае үтеп тә китте. Быелгысы бүтән айларга караганда да җанлырак, оешканрак булды.

Мәчет картлары әзәйде, яшьрәкләр Төмәнгә эшкә йөриләр. Имамыбыз Хәмит хаҗи улы Вахит белән берлектә тәравих намазларын башкардылар. Хәмит хаҗи бүтән вакыт саулыкка туймаса да, Аллаһыга шөкер, зикер әйтергә тавышы да бетмәгән, бар йолаларны җиренә җиткереп башкарган. Мәчетебез эшли башлаганнан бирле Идрис Кәлимуллин мөэзин вазифасын башкара, Тимергали Вафин (аңа да 80 яшь тулды) бер җомганы да калдырмый иде, ай буена тәравих намазына да йөрде. Хатын-кызларның йөри алганнары көн саен мәчеткә тәравих намазына килделәр. Мәчет тирәсе дә якты, тәрәзәне ачкач, азан, зикер тавышлары бөтен авылга яңгырап торды.

Кадер кичәсе көнне бик зурлап ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Мәчеткә йөргән олы әбиләргә авырлык китермичә, “яшь пенсионер”лар, үзара киңәшеп, бик бай өстәл әзерләгәннәр. Нурания Бикмуллина дөгеле бәлеш, Фәһимә белән Сәлимә төрле җиләкләрдән бәлешләр пешергәннәр. Кунакларны кайнар аш белән дә сыйладылар Бикмуллиннар. Алардан башка да сый-хөрмәт китерүчеләр күп булган. Килә алмаучыларны да өлешсез калдырмадылар – безгә (дүрт кешегә) пакетлар белән Коръән ашларын таратып чыктылар. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын, үз яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтса иде.

Эш көне булса да, гаеткә килүчеләр күп булды, ә авыл кешеләр барлык йортлардан мәчеткә килгәннәр. Мәчет эче тулы булган.

Нурулла хаҗиның йорты күп вакыт буш торса да, балалары да, туган-кардәшләре һәр ике гаеткә киләләр. Быел да йортлары янында биш-алты машина тора иде.

Нурулла үзеннән мәрхәмәтле балалар, оныклар калдырган, һәркемгә гыйбрәт алырлык.

Мәчет хәлләрен күршем Равизә аша хәбәрдар булып тордым. Ул көн дә тәравихка йөреп, минем дә аманәтләремне тапшырып торды. Равизәгә дә быел 80 яшь тулды, калган гомерен исәнлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә насыйп итсен.

Шулай матур итеп Рамазан аен, гаетне уздыручы авылдашларыма Аллаһының рәхмәте яусын, эшләгән гамәлләре савап булып язылса иде.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА,Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836