#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кемгә мөрәҗәгать итәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин – Рәкыя Садыйр кызы Зиятдинова 2006 нчы елдан бирле Төмән шәһәрендә яшим. Шул елдан бирле “Яңарыш” газетасын яратып алдырам. 1977 елга кадәр балаларым белән Тәрәкән авылында яшәдем, колхозда хезмәт иттем. Аннары төньякка – Когалымга киттем. Биредә станциядә дежурный булып 20 ел эшләдем. Гомуми стажым – 43 ел, дүрт бала үстердем.

Миңа хәзер 83 яшь. Тәрәкән авылында йортыбыз бар. Шунда балаларым үстеләр, белем алдылар. Аллага шөкер, хәзер балаларым дүртесе дә лаеклы ялда. Алар белән авылыбызга – туган йортыбызга кайтып йөрибез. Балаларым, онык-нәбәрәләрем авылны бик яраталар. Бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Кызганычка каршы, көзен-язын яңгырлар яуса, авылга кереп булмый, машиналар бата, җәяү дә резина итексез тукталышка җитәрлек түгел.

Без Победа урамында яшибез, урамыбызда водокачка. Аннан су алырга машиналар белән киләләр. Бөтен урамны бозып, канаулар ясап китәләр. Яңгырлар туктагач, трактор юлларны тигезләп йөри. Аннан соң юл кипкәч, тузан туздырып машиналар йөриләр. Урамда щебенка салынган булса, алай ук тузан күтәрелмәс иде. Элек Тәрәкән авылы Тәүде елгасы ярында гөрләп торган авыл иде. Ә хәзер бөтен авылны үлән каплаган. Янгынга дучар булган йортлар шул килеш торалар. Авылда кибет тә юк.

Җәен балаларны авылга алып кайтырга кирәк, эшкә өйрәнсеннәр. Безгә, гади халыкка, күп кирәкми, кайтып-китеп йөрергә юл, су, азык-төлек алырга кибете булсын.

Без, авыл халкы, Тәрәкән авылы тукталышыннан авылга һәм урамнарга эре таштан булса да юл ясасыннар дип үтенәбез. Кемгә барырга, кемнән ярдәм сорарга икән?!

Рәкыя ЗЫЯТДИНОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836