Материалы

Кеше күңеле сөенсен

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Юрмы авылы клубының җитәкчесе Гөлфия Мөхәммәтрәхимова хезмәтен чын күңелен биреп башкара. Ул үзе күрше Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында туып-үскән. Көйле-моңлы Сатирә әбисе яшьлек елларында кичке уен, төрле уеннарда әйдәп йөрүче, оештыручы була. Токымда булган сәләт буыннан-буынга күчә барадыр. Гөлфиянең әнисе, апасы, үзе дә матур тавышлылар.

Юрмы егете Зиннур белән гаилә корып, 25 ел дус-тату гомер итәләр. Гөлфия биш бала анасы, балалары кечерәк вакытта Тубыл сәнгать училищесында читтән торып укый. Кайгыртучан Зиннур әтиләре тормыш үзәгендә, ярдәмчел, һәр очракта балалары ышанычлы кулда.

Гаиләдәгә өч кыз - Лилия, Гүзәл, Линара матур тавышлары белән кечкенәдән сәхнәдә. Әлбәттә, әниләренең тырышлыгы зур, кызларының сәләтләрен үстерүгә бөтен мөмкинлекләрне куллана.

Өлкән кызлары Лилия авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укып кайта. Ул хәзер Вагай мәдәният йортында милли сәнгать өлкәсендә хезмәт итә. Лилия мәктәптә укыган елларында фестиваль, бәйгеләрендә матур тавышы, моңлы җырлары белән дәрәҗәле урыннар яулый иде. Икенче кызлары Гүзәл сәхнәдә үзен иркен тотуы, тавышының матурлыгы белән өлкә, район бәйгеләрдә ялгыз җыр һәм биюе өчен беренчелектә килә. Кече кызлары - Линара өченче класс укучысы, “Таң йолдызы” бәйгеләрендә соңгы ике елда беренче, икенче урыннар белән сөендерә.

Апалы-сеңелле Гөлнура һәм Гөлфия Җангәрәй кызлары парлашып җырларга яраталар. Аларның йомшак, тигез тавышлары тамашачыларның күңеленә рәхәтлек бирәдер. Үткән елгы өлкә буенча уздырылган “Халык сәнгате” фестиваленнән өченче дәрәҗәдәге диплом алып кайталар.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума