Материалы

Хәерле очрашу булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Ямбай авылында Хәмзә Кормановның кызы Ләйсән Хөрмәтуллина белән очрашырга мөмкинлек булды. Мин Хәмзә белән күп еллар бергә хезмәт иттем. Ул яхшы күңелле, тәртипле, югары әхлаклы, күркәм гадәтле, эшендә тырыш, югары белемле егет иде. Шуның өчен дә аны комсомол оешмасы секретаре итеп куйдылар. Аңа нинди эш бирсәң дә, ул эшне төбенә җиткереп эшләде. Кыскача әйтсәк, уңган, алга омтылган хезмәткәр. Әнисе Латыйфа апа, Мәҗит, Марат абыйлары, Бибинур апасы белән дә таныш идем. Бер сөйләшүебездә Хәмзә миңа: “Абый, өйләнергә уйлыйм, туема барасыңмы?“ – диде. Мин: ”Чакырсаң, әлбәттә, барам!” – дидем. Соңыннан, чынлап та туйларына бардым.

Кәләше Кадрия дә Күкрәндедән, яхшы гаиләдән икән. Әтисе Газиз абый мәктәп директоры, абыйсы Ваһап һәм башка туганнары күренекле кешеләр икән. Хәмзә белән Кадриянең кызлары туды. Соңыннан Хәмзә мәрхүм булды. Кызына яхшы тәрбия биреп үстерүенә Кадрия алдында баш ияргә була. Мин Ләйсәнне күреп: “Сез Хәмзә кызы буласызмы? – дип сорадым. Сорарга да кирәкми иде, чөнки Ләйсән йөз процент әтисенә ошаган. Әтисенә ошаган кыз бик бәхетле була, ди халык. Мин дә Ләйсәнгә, әнисенә, иптәшенә, баласына бәхетле һәм шатлыклы озын гомер, исәнлек–саулык, эшендә зур уңышлар телим.

Хаҗиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН,
Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума