#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәт итеп

последние и лучшие новости искусства в мире

40-8Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Тубыл себер татар мәдәният үзәгендә 30 сентябрьдә һәм 1 нче октябрьдә бәйрәм чаралары узды.

Тормыш юлларында зур сынаулар узган, лаеклы ялда булган, бүген дә җәмәгать эшләрендә катнашып, татар үзәгендә ел дәвамында күп мәртәбә булган якташларыбыз хөрмәтенә матур концерт программасы оештырылды. Тамашачыларны хөрмәт итеп бәйрәм белән мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлады, җылы теләкләрен юллады. Татар мәдәниятен торгызуда зур өлеш кертүче хезмәт ветераннарына рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм концертында яшь, талантлы үзешчән артистлар катнаштылар: Айгөл Гәрәева шигырь   сөйләде, уен коралларында уйнаучылар башкаруында татар көйләрен яратып тыңладылар. ”Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләре яшәү өчен дәрт биргән, күңелле матур җырлар башкардылар. Үзәк каршында эшләүче балалар түгәрәкләренең нәни артистлары да нәфис сүздә, җырда осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнәдә үзен чын артистларча тоткан Айдар Ниязовны, шигырь сөйләүче Ләйлә Насыйбуллинаны залда утыручы тамашачылар алкышларга күмделәр. Мәдәният үзәге артистлары, Рузалия Корманалиева, Айгөл Гәрәева төрле конкурслар үткәрделәр, җиңү яулаучыларга бүләкләр тапшырдылар. Җирле шагыйрә Галия Абайдуллина, шагыйрь Сөнгатулла Бекенинның шигырьләрен яратып тыңлады тубыллылар. Концерт алдында тамашачылар декоратив–кулланма сәнгать осталарының күргәзмәсен карадылар. Тубыл осталары борынгы кул эшләре традицияләрен саклап, калфаклар чигү, тегү белән яшь буынны таныштырдылар. Бу көннәрне Гөлфәния апа Карымованың бизәнү әйберләрен, сувенирларын, Фәүрия апа Ниязованың калфакларын, кул эшләрен күрде тамашачылар. Бәйрәм кунаклары өчен зур бүләк - себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова башкаруында җыр булды. Көтеп алган яраткан җырчыбызга да рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәм көннәрендә хөрмәткә лаеклы өлкән буын тамашачылар концерт карап, күңелле ял иттеләр, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836