#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатирәләр яңарту кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

47-9Аслана авылы китапханәсендә Комсомол оешмасының 100 еллыгы уңаеннан “Комсомол – ул яшь кенә түгел! Комсомол – ул минем язмышым” дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Ул Советлар Союзы Гимны белән башланып китте. Чараны китапханәче һәм оештыручы буларак, мин һәм ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова алып бардык. Тамашачылар башта әлеге датага багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Аннары комсомолның илебезнең социаль-экономик үсешенә керткән зур өлешен, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгын, сугыштан соң илебезне торгызу эшләрендәге фидакарь хезмәтен һәм ВЛКСМ оешмасының нинди югары бүләкләргә лаек булганын искә төшереп үттеләр.

Кичә музыкаль һәм төрле кызыклы чыгышлар белән үрелеп барды. Өлкән буынның күпләре комсомол билетлары һәм билгеләрен бүгенге көнгә хәтле кадерләп саклыйлар. Юбилей уңаеннан алар сандык төпләреннән чыгарып, үзләре белән алып килгәннәр. Ялутор районының хөрмәтле кешесе, педагогик хезмәт ветераны, тарихчы, туган ягын өйрәнүче Рафаэль Магҗанов, комсомол секретаре булган Фәрит Ярашов, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән Камил Янабаев чыгышын тамашачылар бик яратып, кызыксынып тыңладылар. Аннары кунаклар яшь чакларын искә төшереп, комсомол җырларын җырлый-җырлый чәйләр эчтеләр.

Тормыш үзгәрешләренә карамыйча, комсомол белән бәйле булган илебез тарихын онытырга тиеш түгелбез. Ул миллионлаган кызлар һәм егетләргә батырлык, яхшылык, дөреслек дәресе бирде.

Асия ТӨЛКЕБАЕВА, Ялутор районы, Аслана авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836