Материалы

Хатирәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Сәкинә Нотфуллинаның 16 июньдә басылган “Язмыш кешене төрлечә сыный” язмасы миңа Аслана мәктәбендә укыган елларны искә төшерде.

1949 елны Ямбай мәктәбе җидееллык кына иде, без Аслана мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, 10 еллыкка әйләнде. Сигезенче сыйныфка бик күпләп барсак та, 3 егет, 3 кыз укып чыктык, калганнарыбыз бер генә ел укыдылар да, Ямбай мәктәбе 10 еллыкка әйләнгәч, укуларын анда дәвам иттеләр. Ул елларны өлкә буенча ун еллык Аслана мәктәбе генә иде, шуның өчен өлкәдәге күп татар авылларыннан – Шыкча, Ямбай, Карбан, Кортъегән, Канчәбер, Исәт, Тәрсәк, Сәел, Явызбы, Талмы, Куликтан килүче укучылар интернатта яшәделәр, ә Калмаклар, Кактамак, Бумаер авылларында яшәүчеләр йөреп укыдылар. Ерактан килүчеләр каникул вакытларында гына өйгә кайта идек.

Укырга килгән елны сигезенче класс укучылары күп булганлыктан, “А” һәм “Б” классларына бүлендек, ике ел эчендә кызларыбызны тирә-як егетләре урлап китүләре сәбәпле, соңгы елны бер генә класска калып кушылып, 10 сыйныфны тәмамладык. Интернат мәктәп белән янәшә иде. Шимбә көннәрне мәктәптә «танцы»лар, төрле уеннар оештыра идек. Чөнки гармунчыларыбыз үзебез белән бергә, алар – Рәис Садыйков, Фәйзрахман Кармшаков иде. Ерак авыллардан килүчеләр авыл кешеләреннән сорап мунча ягып, юына идек.

Бик күңелле яшәдек, һәрчак бердәм булдык. Бигрәк тә Куликтан – Мәүлидә Хәйруллина, Мәүлидә Ваһапова, Рәйханә, Суфия Магжановалар авылларына кайтып килгәннәрендә ашарга алып килгән икмәкләреннән дә авыз иттерделәр. Мәүлидә Ваһапова аш-суга бик оста, аның ашка тураган суганнары да сокланырлык, башкалардан аерылып тора иде. Ул ярдәмчел дә, кешелекле дә, тыныч, сабыр холыклы, яхшы укучы да булды. Өлкәдән килгән татар мәктәпләре инспекторы Әбделгази абый Капшанов имтиханнар тапшырганда беркая да китмичә бездә булды, һәрберебезгә дә үзенең сорауларын биреп, көлдереп тә ала иде.

Соңгы имтихан - немец теленнән биргәндә, укытучының: “Кызым, син кайсы мәктәптә укыдың монда килгәнче?» - соравына, «Ямбай мәктәбеннән», дип әйтүгә үк, “Мин сиңа сорау биреп тормыйм, чөнки анда Шәһидулла Ташкалов укыта, ял ит”, - дип чыгарып җибәрде. Ял көннәрендә токмачлар кисеп, ашлар пешереп ашадык, керләребезне юдык, бүлмәләребезне чиста тоттык, әрләшү сүзләре булмады.

Үзем язып утырам, үзем күпләребезәнең якты дөньядан китүләрен исәплим. Вафат булганнарыбызның урыннары җәннәттә булсын, исәннәргә Аллам сәламәтлекләр, озын гомер биреп, кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтеп, балаларының игелекләрен күреп яшәргә насыйп итсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума