#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ходай тарафыннан үзләштерелгән һөнәрем

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин Аллаһы биргән, әбием белән әниемнән өйрәнгән тегүчелек һөнәремне бәян итәм. Бу һөнәремне балачактан, мәктәп елларыннан башладым. Бала чакта иске әйберләрдән курчаклар ясап, аларга чүпрәк-чапраклардан күлмәкләр тегә идем. Шушы һөнәрем һаман да үзем белән бергә яши.

1954 елны Тубыл педагогия институтын тәмамлап, юллама белән Мордовиядә эшли башладым, мин эшли торган авыл район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта иде. Эш белән район үзәгенә барганымда, кибетләрдә йөргәнемдә киштәләрдә матур күлмәклек тукымалар очрады, ул вакытны крепдешин белән креп-жоржет модада иде. Кызыгып шуларның икесеннән дә берәр күлмәклек алдым. Кайткач, йорт хуҗасы Майсәрә апага күрсәттем. “Монда тегүче юк, районга баралар, кыенлык булмасмы?” – дигән соравына дәшмәдем. Ял көнне күлмәклекнең берсен алдым да, тегә белүемне апага әйтеп, кул белән тегәрмен дип, үземне үлчәп кисә башладым. Шул вакытны апам юкка чыкты, бераздан директорым Мария Ильинична белән ире Виктор тегү машинасы күтәреп керделәр. Мария Ильинична: “Менә сиңа тегү машинасы, авыл хатыннарын юл газапларыннан коткар, машина синдә торсын”, - дип әйтеп чыгып киттеләр.

Шулай итеп мин бер елга якын авыл хатыннарын шатландырып яшәдем. Мордовиядән кайткач, туган авылымда 7 ел тордым, эшем белән бергә шушы һөнәрем дә бергә янәшәмдә булды.

Хәзерге көндә, өлкәнәя барсам да, үтенеч белән килгәннәрне борып чыгармыйм, алар үз авылым, үз кешеләремә әйләнделәр, алар мине, мин аларны якын күреп, бер-беребезне үз итеп аралашып яшибез.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836