Материалы

Киләчәк көннәрдә дә онытмабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Гражданнар сугышы тәмамланып, 1930 елларда авылыбызда коллективизация үткәреп, илебез дөрес юлга басып, гүзәл дәүләт төзергә юл алганда, тавышсыз гына, яшертен 1941 елның июнь аенда фашист яулары илебезгә ташланды. Ватаныбызны саклап калыр өчен, илебез 1905-1918 елларда туган, сугышка яраклы әти-абыйларыбызны сугышка чакырды.

Шул көннәрне аяусыз көрәш башланды. Авылыбызда картлар, әниләр, балалар гына калдылар. Колхозда булган атларны да сугышка алып киттеләр. Үзебез үгез, сыер җигеп эш башкардык. Хатын-кызлар шул вакытта булган трактор, комбайннарга утырдылар. Турай авылыннан сугышка 80нән артык кеше китте. Күршеләребез - Тимербековлардан Әхмәтвәли абый үзе ике баласы белән, Абдел Закир Яхин бабайның өч баласы, Баттал абый Хәлилов дүрт энесе белән, безнең өйдән Сафиулла Нигъмәтуллинның дүрт баласы сугышка киттеләр.

Безнең халкыбызга сугыш елларында күп сынаулар үтәргә туры килде. Әти-абыйларыбыз сугыш кырында фашистларны җиңү өчен көрәш алып барганнар, ә авылыбызда фронт өчен көне-төне хөкүмәттән төшкән икмәк планнарын үтәү мәсьәләсен кайгыртканнар. Кызыл армиянең солдаты соңгы патронга кадәр сугышты, урынын ташлап качмады, патроны беткәч, кул сугышына күчеп тә җиңде. Мисал өчен күршем Сабур абый Яхин турында язып китәм. Без койма аша гына торган. Бу абый үзе 1920 елның иде. Минем абый Харыбулла Нигъмәтуллин белән аларны фин сугышы вакытында 1940 елда армиягә алганнар. Немецлар белән сугышканда, Сабур абый Т-34 танкта механик-водитель булган. 1943 елның 19 августында Иловец авылында ул 80 немец солдатын, офицерын танк гусеницалары белән таптап үтергән. Немецларның күп сугыш коралларын эштән чыгарган. Танкы яна башлагач, үзенең командирын танктан алып чыккан. Ул соңыннан Турай авылында отпускада булды. Күкрәгендә медаль, орденнар тулы иде. Отпускасы беткәч, үзенең частенә китте. Калган әти-абыйларыбыз да шулай сугыштылар. Шуның өчен дә без фашистларны җиңдек. Авыл халкы эшләп тапканнарын, үстергән икмәкләрен сугыш халкына җибәрделәр, ә үзебез ачлыкта булдык.

Өстебезгә кияргә дә булмады. Чолгау булмаганга, киез итекнең эченә печән салып кидек. Үкчәсе тишелсә, печәне чыгып өстерәлеп йөрде. Ямарга кирәкле әйберләре дә булмаган. Өс-киемнәребез дә ямау өстендә ямау иде.

Хәзерге көнгәчә гаҗәпкә калам - әни-апаларыбыз кайдан көч алганнар соң?! Рәтләп ашамыйча эшләгәннәр - колхоз складларына барып аш иләгәннәр, бакча казыганнар, балаларын тәрбияләгәннәр, мал-туарын ашатканнар, йөкләп утын ташыганнар. Шундый авыр вакытларда да авыл халкы кешеләребез, яшертен булса да, Аллаһны тануны дәвам иткән. Юлга чыксак, «бисмилләсен» әйткән, исән-сау кайтсак, шатлыгыбыздан «әлхәмдүлилләһ» дигән. Авырлыкларга бирешмәүләре белән безгә үрнәк күрсәткәннәр.

Киләчәк көннәребез хәерле булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Гаиләләребез тынычлыкта яшәсен, Аллаһы Тәгалә безгә яшәү өчен сәламәтлек бирсен.

Хачиәкбәр НИЪМӘТУЛЛИН, Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума