Материалы

Киндерле мәктәбендә тормыш кайный...

последние и лучшие новости искусства в мире

44-8Нәкъ Г.Тукай язганча, безнең авылыбыз да тау башына салынган, янында Киндерле елгасы ага. Авылыбызны бөтен яктан кабатланмас табигать чорнап алган. Аның кышы да, җәе дә, язы һәм көзе дә искиткеч. Һәрбер ел фасылында ул үзенчәлекле төсләр алып матурлана, ямьләнә.

Авылыбызда яшеллеккә күмелеп, яныннан үткәндә бик күпләрнең күңел кылларын тибрәндерүче, тәүге тапкыр укырга, язарга өйрәткән мәктәп бинасы тора. Мәктәп күпләр өчен туган йорт шикелле кадерле. Һәркемнең дә олы тормыш юлы белем бусагасыннан башлана.

Әле генә 1 сентябрь – белем бәйрәме белән уку елын башлаган идек. Менә инде көзге каникул да тәмамлана. Кыска гына арада мәктәп тормышы кызыклы вакыйгаларга бай булды.

Мәктәптә директор вазифасын Мөнирә Хикмәтулла кызы Калиева алып бара. “Мин үзем һәм алты укытучым шушы мәктәп укучылары. Шуңа күрә мин бу мәктәптә директор булып эшләвемә бик горурланам. 2014 елдан бирле мин бу коллективны җитәклим һәм балаларның уңышларын күреп, көн саен сөенәм. Бездә 12 укытучы эшли, шуларның 11е югары белемле, 7се– югары квалификация  категориясенә, 5се беренче категориягә ия. Бүгенге көндә мәктәптә 130 бала белем ала. Соңгы елларда безнең мәктәптә кадрлар тупланышы белән проблемалар бар. Зур дип әйтмим, шулай да, укытучыларның лаеклы ялга чыгуы аркасында, безгә башлангыч сыйныф һәм математика укытучылары кирәк”, - дип әйтә Мөнирә Хикмәтулла кызы.

Мәктәптә күпкырлы эшләр алып барыла. Соңгы елларда өлкәбездә җирле авторларның китаплары дөнья күрде. Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче авылдашыбыз Шәүкәт Гаделшага 16 сентябрьдә 70 яшь тулды. Аның юбилее хөрмәтенә “Ак Бүре” китап нәшрияты “Себерем - үз җирем” дигән шигырьләр китабын бастырып чыгарды. Бу аның тугызынчы китабы. Шәүкәт Гаделша - үзенчәлекле шагыйрь. Ул үзе туып-үскән туган ягы, күркәм кешеләре, гүзәл табигате турында шигырьләр иҗат итә. 16 сентябрь көнне мәктәптә авылдашыбыз, себер шагыйре Шәүкәт Гаделшаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан класстан тыш чара уздырдык. Бу чарада балалар Шәүкәт абыйның тормыш һәм иҗаты белән таныштылыр, аның “Себерем - үз җирем” яңа китабыннан шигырләрен сөйләделәр.

Укытучыларның инициативасы буенча 20 сентябрь көнне авыл мәдәният йортында авыл халкын җыеп, Шәүкәт Гаделшаның “Себерем - үз җирем” китабының тәкъдим итү кичәсен уздырдык. Кичәдә Шәүкәт абый турында Дәүләт абый Хәбибуллин, Мөнирә апа Шәмсетдинова, Алсу Латыйпова, Наилә апа Мотыйгуллина, Рәйсә апа Сибгатуллина сөйләделәр. Кичәдә аның шигырьләрен мәктәп укучылары, Фәния апа Загидуллина, Нәркизия апа Әхтәриева башкардылар. Җыр-моң белән ямь өстәүче “Киндерле кичләре” коллективы һәм мәдәният җитәкчесе Зөлфия Фәизова булдылар. Кичә тәмле чәй өстәле янында тәмамланды. Чарада булган өлкән яшьтәге авылдашларга Шәүкәт абый җибәргән яңа китапларны бүләк иттек. Форсаттан файдаланып, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Шәүкәт абыйны әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе һәм Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Рәхмәт хатын алуы белән ихлас күңелдән тәбриклибез, аңа исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.

Инде күп еллардан бирле илебез буенча Өлкәннәр көне уздырыла. Без дә шул уңайдан әлеге бәйрәмне үткәрүне традициягә кертеп, 1 нче октябрь көнне мәктәптә чара уздырдык. Хөрмәтле өлкәннәрне сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл  табыны көтә иде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Авылдашларыбызны җылы сүзләр белән авыл җирлеге башлыгы Ренат Әхтәриев, мәктәп директоры Мөнирә Калиева һәм авыл ветераннар оешмасы рәисе Фәния Краморова котлап киттеләр. Кичә барышында укучылар, укытучылар, “Киндерле кичләре” тарафыннан башкарылган җырларны кунакларыбыз җылы кабул иттеләр.

“Миңа сорау бирсәләр:
“Бәхет ни ул?” – дисәләр.
Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр
”,

– дип язган шагыйрә Клара Булатова.Әйе, чыннан да, бу сүзләрдә дөреслек бар. Шулай дими ни? Әнә бит безнең мәктәп укучылары сәхнә түрендә, район, өлкә күләмендә уздырыла торган бәйгеләрдә, төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында катнашалар, бүләкләр яулыйлар. Алар ел саен, җиңүгә омтылышларын, максатчанлыкларын һәм зирәк остазлары – укытучылары кул астында алган белем багажын кулланып, ирешкән уңышлары белән шатландыралар. 8-10 сыйныф укучылары һәр шимбә көнне Түбән Тәүдедә урнашкан агротехнология техникумында белем алалар. Бу уку формасы 4 ел инде уңышлы эшли. Балалар төрле һөнәр үзләштереп, таныклык алып чыгалар.

Укулар яңа гына башлануга карамастан, 9, 11 сыйныф укучыларының “урак” өсте башланды, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр.

Укытучы, укучы, ата-ана. Менә шушы бәйләнешне истә тотып, безнең мәктәп бик күп кенә нәтиҗәле эшләр алып бара. Мәктәптә үткән күп чаралар әти-әниләр ярдәменнән тыш үтми. Бу чаралар, һичшиксез, гаиләне мәктәпкә якынайта, баланы әти-әнисез тәрбияле итеп булмый. Ә тәрбиясез бала – уңышлы һәм белемле була алмый. Безне аңлап, безнең белән бергә, бер юлдан барганнары өчен барлык әти-әниләргә чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтәбез.

Мәктәбебезнең киләчәктә дә чәчәк атуын, эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә яңа иҗади казанышларга һәм җиңүләргә ирешүен телибез!

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы,
Киндерле мәктәбе укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума