Материалы

Киндерледә Ураза бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Динебезнең олы Рамазан ае Киндерле мәчетендә гөрләп үтте. Авылыбызның хөрмәтле кешесе – Сәлимҗан хәзрәт Самадов ир балаларны ай буена мәчетнең беренче каттагы бүлмәсендә укытты, Коръән сүрәләрен өйрәтте.

Ә шуларны ук яшүсмер кызларга Сәлимҗанның кызы Хаҗәр мәчетнең икенче катында өйрәтте. Балалар кичләрен уку вакытын белеп мәчеткә агылдылар. Ураза узып, Гает бәйрәмен дә мәчеттә үзләренең өйрәнгән һөнәрләрен күрсәтеп, укып бүләкләр алдылар.

Ураза ае буена мәчеттә аш пешерү булды. Ураза тотучылар, олы апалар, әби-бабайлар, абыйлар, яшүсмерләр, бала-чагалар кичке намаздан соң авыз ачтылар. Татар халкының яраткан ашы – токмачлы аш, күп итеп пылау да пешерделәр. Авылыбызның пылау пешерү остасы – Радик Гулмадов тәмле итеп зур казаннарда пешерә. Авыл халкы хәтем чәйләрен дә хәзер мәчеттә үткәрергә тырыша.

Ураза тоталмаучылар мәчеткә садака итеп ризыклар пешереп алып килделәр. Аларның барысына да зур рәхмәт.

Ураза ае буена пешереп ашатуны “Молоко” җитештерү компаниясе генераль директоры Ринат Насыйров оештырды һәм шулай ук спонсор да булды. Ул үзе дә мәчеткә килеп садакалар салып, авыз ачып, догалар укыды. Зур рәхмәт аңа.

Безнең мәчеттә үз авылыбызның кешеләре генә түгел, Түбән Тәүдедән дә килүчеләр булды. Алар да күп итеп азык-төлек алып килеп авыз ачтырдылар. Аллаһы кабул итсен.

Ә менә пешерүче апаларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар үз вакытларын санамыйча мәчеттә пешеренделәр, өстәлләр корып, килгән кешеләрне ашатып-эчертеп чыгардылар. Берничә ел инде мәчеттә пешерүчеләр – Нәркизия Әхтәриева, Асия Сәйдуллина, Нурания Бакиева һәм мин. Безгә зур рәхмәт белдереп Гает бәйрәмендә Ринат Хәмзә улы бүләкләр өләште.

Аларның барысына да зур рәхмәтләребезне белдереп авыл мәчетенә йөри торган апалар исеменнән

Фәния КРАМОРОВА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума