Материалы

Киндерледә Мәүлет бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

48-10Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы ветераннар советы рәисе Фәния Краморова белән очрашып, яңалыклар турында сорадык.

- Авылыбыз гөрләп яши, иң мөһиме – халыкка эш бар, “Молоко” җитештерү компаниясе мегафермалары эшләп тора.

Бу көннәрдә мәчет мулласы Сәлимҗан хәзрәт Самадов тырышлыгы белән иман йорты янкормасында Мөхәммәт пәйгамбәрне зурлау, хөрмәт итү йөзеннән туган көне – Мәүлет бәйрәме үткәрелде. Сәлимҗан хәзрәт Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы турында вәгазь сөйләде, салаватлар әйтте.

Спонсорлар, авыл халкы көче белән зур табын ашы әзерләнде. Киндерледән тыш Төмәннән дә, Түбән Тәүдедән дә, күрше авыллардан да садака бирделәр. Садакаларны Наилә апа Мотыйгуллина җыйды, спонсорларны да ул тапты. Түбән Тәүдедән Ислам Кадыйров ике сарык, “Молоко” директоры Максим Иваков 2 мең акча, “Марина” шәхси кибет хуҗасы Татьяна Гыйсмәтуллина тәм-томнар бирделәр. Радик Гулматов пылау пешерде. Ул шулкадәр оста әзерли, авылдашлар Коръән ашы уздырганда аннан пылау пешереп бирүне сорыйлар. Түбән Тәүдедән Рамил Әхтәриев тормыш иптәше белән күмәчләр, тукачлар алып килгәннәр. Аш пешерүне, халыкка хезмәт күрсәтүне: Нурания Бакиева, Нәркизия Әхтәриева, Фәния Заһидуллина, Наилә Мотыйгуллина һәм мин үтәдек. Сәлимҗан хәзрәт мәет озатуны, ашларда Коръән укуны, дини бәйрәмнәр уздыруны, балалар өчен чаралар үткәрүне һәм башкасын намус белән башкара. Шушындый белемле, сабыр, акыллы, тырыш, гадел, кешелекле муллабыз булуга чын күңелдән шатланабыз, горурланабыз, ул зур абруй казанган, ихтирамга лаеклы авылдашыбыз. Нинди генә хәлләр булмасын, аңа мөрәҗәгать итәбез. Сәлимҗан хәзрәткә, спонсорларга, булышучыларга авылдашлар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм, сәламәтлек, уңышлар телим, - дип сөйләде Фәния Риза кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума