Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Ел укытучысы-2021” һөнәри осталык шәһәр ведомстволар арасы конкурсында катнашып, “Ел педагог-психологы” һәм “Суперфиналист” номинациясендә Төмәннең мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен 76 нчы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы педагог-психологы - милләттәшебез Фирдәвес Зарипова 1 нче урынны яулады. Шул ук өлкә конкурсында шул ук номинациядә 2 нче урынга лаек булды.
Фирдәвес Линнур кызы тырыш, максатчан, җитди карашлы, гадел, балаларны яратучы укытучы. Гомуми педагогик стажы - 22 ел, шуның 17 елын шушы учреждениедә башлангыч бүлектә эшли. 2002 елны Төмән дәүләт университетын тәмамлап, педагог-психолог белгечлегенә ия була.
Мөгаллимә төрле бәйгеләрдә катнашып бик күп диплом-грамоталар белән бүләкләнгән, алар янына инде “Суперфиналист” дипломы да өстәлде.
Фирдәвес Зарипованың әтисе – Линнур Митхәт улы һәм әнисе – Сания Хәмит кызы Яркәү районы, Карбан авылыннан. Гаиләләре озак еллар төньякның Ваховск шәһәрендә яшәде. Фирдәвес - кызы Эмилиягә кадерле әни. Карбанда яшәгән күптән мәңгелеккә киткән әбиләрен – Кәшифә Мәннәп кызын, Кафия Кулуш кызын нык яратты.
Шундый зур бәйгеләрдә – шәһәр күләмендә җиңү, өлкәнекендә икенче урын яулаган милләттәшебез белән чын күңелдән горурланабыз, котлыйбыз. Безнең кызлар һәр җирдә үрнәк!
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА