Материалы

Кызларыбыз һәр җирдә үрнәк

последние и лучшие новости искусства в мире

20-9“Ел укытучысы-2021” һөнәри осталык шәһәр ведомстволар арасы конкурсында катнашып, “Ел педагог-психологы” һәм “Суперфиналист” номинациясендә Төмәннең мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен 76 нчы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы педагог-психологы - милләттәшебез Фирдәвес Зарипова 1 нче урынны яулады. Шул ук өлкә конкурсында шул ук номинациядә 2 нче урынга лаек булды.

Фирдәвес Линнур кызы тырыш, максатчан, җитди карашлы, гадел, балаларны яратучы укытучы. Гомуми педагогик стажы - 22 ел, шуның 17 елын шушы учреждениедә башлангыч бүлектә эшли. 2002 елны Төмән дәүләт университетын тәмамлап, педагог-психолог белгечлегенә ия була.

Мөгаллимә төрле бәйгеләрдә катнашып бик күп диплом-грамоталар белән бүләкләнгән, алар янына инде “Суперфиналист” дипломы да өстәлде.

Фирдәвес Зарипованың әтисе – Линнур Митхәт улы һәм әнисе – Сания Хәмит кызы Яркәү районы, Карбан авылыннан. Гаиләләре озак еллар төньякның Ваховск шәһәрендә яшәде. Фирдәвес - кызы Эмилиягә кадерле әни. Карбанда яшәгән күптән мәңгелеккә киткән әбиләрен – Кәшифә Мәннәп кызын, Кафия Кулуш кызын нык яратты.

Шундый зур бәйгеләрдә – шәһәр күләмендә җиңү, өлкәнекендә икенче урын яулаган милләттәшебез белән чын күңелдән горурланабыз, котлыйбыз. Безнең кызлар һәр җирдә үрнәк!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума