#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Классташлар белән Корбан бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

34-13“Кеше гомере сулар аккан кебек бик тиз үтә”, - дип җырларда җырлана. Ләкин яшь чакларда моның турында уйламыйсың да, ышанмыйсың да.

Менә безнең чыгарылыш көннәребез 1974 нче елның июнь аенда Ялутор районы, Яңа Атьял сигезьеллык мәктәбендә булган иде. Без сигезенче “А” һәм “Б” классларын кырыктан артык укучы тәмамлаган идек. Шул кичәдән соң төрлебез төрле якларга таралып, белемнәребезне киңәйтеп, төрле һөнәр ияләре булып, гаиләләр корып, балалар үстереп, оныкларга җитеп, ул көннәрдән соң 45 ел үткәнен, үзебезгә ничек 60 яшь тулганын сизми дә калдык.

Шул уңайдан, июль ахырында Атьял авылы буеннан гөрләп аккан Тубыл елгасының биек ярында очрашу кичәсе үткәрдек. Көн бик матур булды. Классташлар өлкәбезнең төрле почмакларыннан килеп, гөрләшеп зур самовардан кайнар чәйләр эчеп, коймаклар ашап, күңелле мәктәп елларын искә алып, тормышларыбызны сөйләп юан өянке агачларының күләгәсендә гөр килдек.

Мәктәптә без бик дус, шаян булып, мәш килеп укыдык һәм үстек. Сабаклардан соң айкалмаган урын, җитешмәгән җир, кермәгән тишек калды микән? Шагыйрь әйтмешли, “дөнья белән шулай танышып йөргән идек бергәләп...”.

Балачак хатирәләре могҗизалы матур төш булып, күңел түрендә гомерлеккә уелып калды. Балачакны юксыну, аны сагынып искә төшерүне картаю билгесе, диләр. Бәлки, шулайдыр. Тик ничек кенә булмасын, еллар үткән саен туып-үскән җирләрне, балачак дусларны күрү теләге арта бара. Шул очрашуда без 11 нче август көнне бергәләп яңадан җыелып Корбан бәйрәмен оештырырга сүз бирдек. Зур әзерлек белән бәйрәмне көтеп алдык. Аны Яңа Атьял авылы клубында үткәрергә булдык. Классташлар белән корбанлыкка бер сарык алдык, һәрберебез төрле тәмле-тәмле ризыклар әзерләп, залда бай, матур өстәлләр тездек. Бөтен авыл халкын бәйрәмгә чакырдык.

Бәйрәмгә бик күп кунаклар килде. Авыл мулласы Рәшид абый Мирхәлилов бәйрәмне догалар белән ачып җибәрде. 1974 нче елны Яңа Атьял мәктәбен тәмамлаучы барлык укучыларга, укыткан укытучы апаларга һәм абыйларга багышлады. Элекке мәктәп директоры, хәзерге көндә лаеклы ялдагы мәгариф отличнигы Рәйсә апа Мирхәлилова һәм барлык кунаклар зур саваплы эш эшләгән өчен, яңа традиция белән Корбан бәйрәмен билгеләгән өчен классташларга рәхмәтләрен әйттеләр. Бәйрәмне ямьләндереп клуб җитәкчесе Нәбилә апа артистлары белән кунакларга матур татар җырларын да бүләк иттеләр. Безне балаларның да күп булуы сөендерде, килә алмаган авыруларга да сый-нигъмәт таратылды.

Мөселман халкының изге бәйрәме зур, матур татар авылы – Яңа Атьялда шулай гөрләп башланып китте.

Классташлар оештыручыбыз Нурсидә Романченкога (Зарипова) рәхмәтләрен әйтеп, киләсе очрашуны биш елдан соң үткәрергә сөйләштеләр.

Классташлар исеменнән

Асия КАДЫРОВА (ТИМЕРБАЕВА),
Ялутор районы, Яңа Атьял авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836