#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кулик һәм Яңа Атьял мәктәпләренең эш тәҗрибәләрен барлык мәктәпләргә күчерергә

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел үткән район укытучылар конференциясендә мәктәпләрдә ВКП (б) Үзәк Комитетының 25 август карарларын гамәлгә ашыру эшенең куелышы турында докладлар тыңланды.

Район укытучылар конференциясе аерым мәктәпләр Үзәк комитетның 25 август карарын гамәлгә ашыруда зур гына уңышларга ирешүләрен һәм уку-укыту эшенең затын күтәрү өчен большевикларга көрәшүләрен күрсәтеп китте.

Кулик мәктәбе халык массасы арасында аңлату эшләрен җәеп җибәрү нәтиҗәсендә, уку яшендәге балалар йөз процент мәктәпкә тартылуга һәм балаларның мәктәпкә бер дә калусыз йөрүләренә иреште. Мәктәп балалар өчен кайнар аш оештырды. Политехнизм һәм ярлы балаларына ярдәм өчен фонд төзеде.

Яңа Атьял башлангыч мәктәбе балалары мәктәпкә йөз процент тартуга һәм йөрүгә ирешү белән, мәктәп хуҗалыгын төзеде. Мәктәпнең хәзерге көндә ат, сыер, сарык, каз һәм тавыклары бар. Мәктәпкә йөрергә өйләре ерак булган балаларны ат белән китерәләр, мәктәп янында ашханә оештырылган.

Районда уку-укыту эшенең чын-чынлап затын күтәрүче Яңа Атьял укытучысы иптәш Сәфәргалиевтан мәктәп эшен ничек куярга кирәк икәнен өйрәнергә һәм мәктәпләрдә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкка куюны булдырырга тиешләр.

Әле районда уку-укыту эшләрендә зур гына җитешмәгән яклар бар. Әле күп мәктәпләрдә укыту эшләре системалы рәвештә куелмаган. Район күләмендә биш йөздән артык бала укуга бөтенләй тартылмаган. Хәтта кайбер мәктәпләрдә уку яшендәге балалар илле процент кына тартылган (Сәел, Исәт мәктәпләре). Авыл советлары, колхозлар һәм укытучылар бу җитешсез якларны бетерүдә тиешле чаралар күрмиләр. Күп мәктәпләр мәктәп хуҗалыгын күтәрү һәм политехнизмны чын-чыннан үзләшмиләр. Киң колхозчы һәм аерым хуҗалык хезмәт ияләре массасы, гомуми, мәҗбүри уку эшен юлга салуда оештырылмаган.

Район мәгариф бүлеге инструкторлары тарафыннан да яшь укытучылар белән юлбашчылык өчен ярдәм эше йомшак куелган.

Мәктәпләрдә күрелгән бу җитешсезлекләрне бетерү өчен конференция конкрет юллар сызды. Райондагы авыл советлары, колхозлар һәм укытучылар укыту эшендә булган җитешсезлекләрне тамырыннан бетерүдә һәм Үзәк Комитетның, укытучылар конференциясенең 25 нче август карарын гамәлгә ашыру өчен генә көрәшмичә, аның зат ягын күтәрүдә бурыч итеп куяга тиешләр. Сәел, Исәт мәктәпләре уку яшендәге балаларны һичсүзсез йөз процент укуга тартуны булдырырга тиешләр. Шуның белән бергә укыту эшен ташлап, Свердловск шәһәренә укуга качып китүче һәм уку эшен өзүче Исәт мәктәбе мөдире Свердловск институтыннан һәм комсомолдан куылырга тиеш.

* Сөләйман Сәфәргалиев 1883 нче елда Оренбург губернасында туа. 1931-1935 елларда хатыны Нәкия белән Яңа Атьял башлангыч мәктәбендә укыта. 1935 елда ул үлгәч, Нәкия мәктәпнең мөдире булып кала. Аларның оныклары Алсу Исмәгыйлова Аслана мәктәбендә укыта.

17 ноябрь, 1932 ел.

R.S. Мәкалә Ялуторда чыккан «Күмәк хуҗалык» газетасында бастырылганча үзгәртелмичә бирелә.

Рафаил МАГЖАНОВ әзерләде. Ялутор районы, Аслана авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836