Материалы

Күңелле ял иттек

последние и лучшие новости искусства в мире

Тагын әле бик күп еллар көтсен иде безне бәхетле көннәр дип, кояшлы көннәребезнең кадерләрен искә төшереп, тормыш юлыбызда үткән матур мизгелләрне кабат искә алырга дип, алдагы көннәребезне дуслар булып, бергәләшеп чәйләр эчеп, туганнар кебек яшик дип, авыл клубында Өлкәннәр көнен бәйрәм итәргә җыелыштык.

Клубка шыгрым тулы халык җыелган. Өстәлдә төрле тәмле ризыклар өелеп торды. Көзге уңышка һәр кешенең күңел байлыгы бергә кушылган диярсең.

Клуб бәйрәмчә җыештырылган, җылы, керсәң - кайтасы килми.

Бәйрәмне, күңел ачу кичәсен башлап, мин өлкәннәрне җылы сүзләр ярдәмендә күркәм бәйрәмнәре белән котладым, аннары сүзне авыл хакимияте башлыгы Рисхәт Төхфәтулла улына тапшырдым. Ул үзенең чыгышында клуб җитәкчесе Руфина Шәүкәт кызы тарафыннан кичәнең оста эчтәлекле оештырылуы, күңелле үткәрелүе һәм һәр ел саен халыкның күп җыелуы белән котлады, килгән халыкка рәхмәтен белдереп, бүләкләр өләште.

Авыл Думасы рәисе Зәйтүнә Вәкил кызы 80 яшен тутырган, юбилейлы гомер бәйрәмнәрен каршылаган, һәр эштә, тормышта актив катнашкан апаларга Мактау кәгазьләре тапшырды.

Бәйрәмебезне бизәп, ямь өстәп мәктәп укучылары да килделәр. Уйнап-җырлап, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар (җитәкчеләре Зилә Мөхәммәт кызы).

Бәйрәм кунакларыбыз чәйләр эчеп, сөйләшеп утырганнан соң, җырлап-биеп күңел ачтылар.

80 яшен тутырган Разия апа таянган таягын ташлап, дөбердәтеп биеде, әйтерсең, аякларына җан керде.

Дөбердәтеп бию конкурсында лауреат исеменә лаек булган Мәрсия апа биегәнен карап, халык таң калды. Бу тирәдә аның кебек оста биюче юк дисәм, ялгышмам. Шәүхия Закир кызы да күңелләрне җылытып үзенең моңлы җырларын җырлады. Көчле тавышлы, моңлы җырын башкарганда Мәдинә сеңлемне дә кунаклар җылы кабул иттеләр.

Рауза Зәйнулла кызы һәм Нурия Фәхретдин кызы такмаклар әйтеп, җырлап-биеп кунакларны сөендерделәр. Уеннар, төрле ярышлар да үткәрелде.

Бәйрәм барышында катнашучыларга Нурия Шакир кызы үзеннән бүләкләр тапшырды. Спонсорларыбыз Нурия Шакир кызына, Рафаэль Айният улына рәхмәтебезне белдерәбез. Алар һәр ел саен безгә ярдәм итәләр.

Менә шулай аралашып, күңел ачып, матур сүзләр ишетеп, шатланып өйләребезгә таралыштык.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума