Материалы

Күңелле ял иттек

последние и лучшие новости искусства в мире

Ямбай музеенда Әниләр бәйрәменә багышланган күңелле чара уздырылды. Бәйрәмгә Ямбай һәм Турай авылларыннан әбиләрне һәм күп балалы әниләрне чакырдылар. Концерт программасы да бик күңелле булды, өстәлләр милли ашлар белән тулган, җылы һәм йөрәккә үтеп керерлек сүзләр дә, барысы да әһәмиятле иде.

Безне музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршыладылар. Бәйрәмне алып баручының сүзләре һәрбер әнинең күңелен тетрәтте. Без тик тыңлаучы гына булып тормадык, ә бергә табышмаклар, ребуслар чиштек, шаярышып күңел ачтык.

Бәйрәмгә себер җырчысы Луиза Сөрмәтова чакырылган иде. Ул үзенең такмакларын татар һәм рус телләрендә башкарды. Ә аның белән бергә әбиләр дә җырлашып-көйләшеп утырдылар.

Сандугач төсле тавышы белән үзенең җырларын Розалия Бакиева да башкарды. Аның әниләргә багышланган җырлары күңелләрне җилкендерде.

Нәҗибә апа Шәрипова “Әниемнең догалары” җырын бик матур итеп башкарды. Бу җыр инде һәрбер әнигә таныш. Алар белән бергә без дә җырладык.

Ямбай мәктәбе укучылары әниләргә һәм әбиләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, рус һәм татар телендә җырлар башкардылар, биеделәр.

Бәйрәм чәй эчү һәм күңелле вакытларны искә алу белән дәвам итте. Әбиләр балаларын ничек итеп юатуларын, беренче сүзләрен, беренче адымнарын, көлкеле мизгелләрне искә төшерделәр.

Чарада без барыбыз да бүләккә күңел җылысы алдык. Болар өчен музей коллективына рәхмәтлебез. Аларга рәхмәт сүзләре белән бергә зур уңышлар, гаиләләренә тынычлык, исәнлек-саулык телибез.

Гөлфара ГАРИПОВА, Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума