#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күпләр өчен үрнәк ул

последние и лучшие новости искусства в мире

Ярдәмгә мохтаҗ туганнарын кайгыртучы, якыннарына файда кылучы Сара Әхмәткәрим кызы Ильясова Ялутор районы, Сәел авылында туып-үсә, инде озак еллар Төмәндә Яңавылда гомер кичерә. Аның октябрь аенда 85 яше тулды. Хәзергә, Аллага шөкер, саулык-тазалыкта яши. Тормыш кирәк-яракларын ул үзе башкара, пешерә-кыздыра, пешергән ризыклары белән күрше-дусларын сыйлый, авырып ятучы яки зәгыйфь әбиләргә алып барып аларны сөендерә.

Алты дистә еллап бик тә якын, эчкерсез, дуслыкның кадерен белүче, дус-туганнарына күңеле белән ярдәмчел булуына хәйран калам.

Әйе, кешелекле булу, кайгыртучанлык аңа мәрхәмәтле сигез бала анасы Фәгыйлә ападан күчкәндер. Аларның гаиләсен, энесен, апа-сеңелләрен мин бик яхшы беләм, якыннан таныш идем.

Гомер уза, язмышлар төрле була. Ничектер, әнисе, туганнары бер-бер артлы вафат булалар. Гаилә тоткасы Сара барысын да соңгы юлга озата, дини йолалар белән рухларын ризалаштырып яши. Ул туганнарының балаларына киңәшче, кемгәдер авырлык килсә, ярдәмгә ашыга, юатучы, килеп чыккан гамәлләрне җайлап, үзләрен тынычландырып кайта.

Яңавылда яшәүчеләрнең күбесе аны яхшы яктан беләләр, шәһәр, авылларда дуслары бик күп, Казан каласында яшәүче дус-якыннары хәлен белешеп торалар.

Аңа хаҗга барырга насыйп булды. Хаҗия дөреслектә яшәүне беренче урынга куя.

Өендә, хезмәтендә өлгер, булдыклы, игътибарлы, кайгыртучан кызы Илсөяр, кияве Хәйдәр, оныгы Юля әни-әбиләренең үтенеч-киңәшләрен үтиләр, һәр йомышын башкаралар, сәламәтлеге өчен тиешле, кирәкле чараларны күрүче, ярдәмчеләр янында хөрмәттә яши.

Тиешле изге гамәлләрне зур җаваплылык белән башкаручы, бик тә хөрмәткә лаек мәрхәмәтле Сара дустыма саулык-тазалыкта балалар тормышына куанып яшәргә насыйп булсын.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836