Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күршеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

51-5Өч кызның ваемсыз, рәхәт балачагы Тубыл районының Олы Кундан авылында узды, аларның берсе Күкрәндедән иде. Шунда белем алдылар, кияүгә чыктылар. Барысы да бер авылда гаилә тормышын башлап җибәрделәр. Хәзер алар Вагай районының Кече Кундан авылында яшиләр. Рәшидә Кәримова – сигез, Майкамал Бугаева – алты, Рабита Корманова биш бала тәрбияләп үстерделәр.

Бу әниләрнең язмышы охшаш: алар гаиләдә бәхетле, балалары сәламәт, ирләре - хезмәт сөючән, кайгыртучан. Хуҗалыклары хәлле, барысын да үз куллары белән эшли беләләр, зур өйләр салып кергәннәр. Гаилә башлыклары «Фрунзенский” совхозында эшлиләр, балыкчылар, аучылар, урман байлыкларын җыйдылар. Гаиләләр үзләрен кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр, зур хуҗалык тоттылар. Сөт, эремчек, каймак, йомырка, ит - барысы да үзләренеке. Моңа үз куллары белән үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш тә өстәлә. Гаилә бюджеты өчен яхшы ярдәм килеп чыга.

Хуҗабикәләр, өйдә тәртип урнаштыру, аш-су әзерләү, балалар тәрбияләү белән бергә, совхозда эшләргә дә өлгергәннәр. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән балалар белән бакчаны да карарга, мул уңыштан кышка төрлесен әзерләргә дә оста булганнар. Язмышына зарланучы юк, барысы да авылда шулай яши. Кыенлыкларга карамастан, авылда яшәргә һәм эшләргә калучылар туган җиргә тугрылыкны бик гади аңлаталар: алар аны яраталар.

Тормыш нигезе - хезмәт. Балалар да әти-әниләре артыннан олы тормышка әзер булып үсәләр. Ата-аналар балаларының тормыш уңышының нигезе итеп яхшы укуларын һәм хезмәтләрен саный. Һәркем үз юлын сайлый. Балалар укытучы, тәрбияче, медицина хезмәткәре, инженер, бухгалтер, тракторчы, машина йөртүче, эретеп ябыштыручы белгечлеген алалар. Балалар таралыштылар, кайберләре авылда янәшәдә генә яшиләр. Ата-аналар балалар кайгыртуыннан мәхрүм түгел. Балалары белән әти-әниләре йортына еш киләләр, булышалар.

Авылда Рабита Гали кызының ярдәмчесе - кызы Алсу, әтисенә терәк - улы Айдар. Майкамал Зарип кызы янәшәсендә кызы Клара, Рәшидә Гади кызы Фәридә кызы белән яши.

Апалар кул эшләре белән шөгыльләнәләр, оныкларын тәмле коймак һәм пироглар белән сыйлыйлар. Балалар иминлеге, дәүләтебездә тынычлык булсын өчен дога кылалар.

Фәридә ВАҺАПОВА, Вагай районы, Кече Кундан авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836