Материалы

Кышка киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Кыш. Көннәр кыскарды, бар дөньяны кар басты… Ә организмыбызның бер дә кышка керәсе килми. Кышын аеруча йокыдан кузгалырга  авыр. Җылы урын җирдән торып, салкынга чыгып китәсе килми.

Әмма хәлсезлекне, төшенкелекне җиңәргә була.

Иң беренче чиратта, калкансыман бизгә ярдәм итәргә һәм аны активлаштырырга кирәк. Моның өчен йодлы үлән — йолдызак (мокрица), әстерхән чикләвеге аралыклары төнәтмәсе бик файдалы.

Иммун системасына тәэсир итүче үләннәр дә хәл кертеп җибәрә. Болар канлы үлән (чистотел), элеутерококк, гөлҗимеш, бака яфрагы (подорожник), тырнак гөл (календула).

Кан тамырлары өчен салкынча суны җылы су белән чиратлаштыру, аякларны күмеп торган салкынча сулы ваннада йөрү, шулай ук колак массажы бик файдалы.

Иртән шикәрле кайнар чәй эчегез — бу баш миен тукландырып җибәрер; кайнар компот та әйбәт.

Көн дәвамында аскорбин кислотасы яки аскорутин (көнгә 2 тапкыр 1әр таблетка) эчегез. Курс ике ай.

Кар бик зур энергия бирә. Карлы урманда йөрүдән дә файдалырак ял бар микән.

Кыш көне күпләр йокыдан айный алмаса, йокысызлыктан җәфаланучылар да шактый. Йокысы туймаган кешенең эшкә сәләте дә кими, кәефе дә булмый. Төнгә кадәр сузылган «кич утырулар» теливизор карау, китап укып ятулар йокыны боза. Шуңа күрә 22.30 сәгатьтән дә соңга калмый ятыгыз. Йокы алдыннан 20 минут саф һавада йөреп керү, шуннан соң 10-15 минут җылы ванна керү файдалы. Ә менә душ йокыны ача, аны иртән генә керергә кирәк.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума