Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кыз туганым”, исән бул!

последние и лучшие новости искусства в мире

Кайнатамның сеңлесе Халисә апа, ирен Ватан сугышына озатып, дүрт кыз бала белән кала. Әтиләре сугыштан кайтмый. Халисә апа кызлары белән Югары Тәүде чигендәге Камай авылында яши. Камай халкы бик тырыш, эшчән, булган халык, бер-берсенә ярдәм итеп авыр сугыш елларын үткәрәләр. Олы кызы Миңлеәсма Уфим авылыннан, Минсәйдә дә калышмый – Урманбаш (Ахман) авылы егетенә кияүгә чыга.

Сүз башым төпчек кызлары Сәкинә Ганеева бит. Ул апасында яшәп Ахман җидееллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Ләкин бу вакытта Камайдан халык тарала башлый: колхоз бетә, караучы булмагач, юллар да өзелә, үстергән уңышны да сатарга мөмкинлек булмый.

Сәкинә апасы Саҗидә, әнисе белән Төмәнгә эш эзләп китәләр. Башта Яңавылда промкомбинатта эшлиләр, соңыннан торф предприятиесенә урнашалар. Сәкинә – лаборант, хисапчы булып, соңгы елларда кадрлар бүлегендә эшли. Кайда гына эшләсә дә, үзен әдәпле тотышы, тырышлыгы, ярдәмчел булуы аркасында зур ихтирам казана. Торфта 30 ел, барлыгы 40 ел стаж белән “Хезмәт ветераны” исемен алып лаеклы ялга китә. Апасы Саҗидә тормышка чыга, аларның икесенә дә фатир бирәләр. Сәкинә: “Әнине беркемгә дә бирмим”, - дип үзе янында калдыра. Алар бик тату, күңелле гомер кичерәләр, Сәкинә әнисен бик тәрбияли. “Җәннәт – аналарның аяк астында”, диелә бит, аңа да Аллаһы Тәгалә югары җәннәтләрен насыйп итсә иде.

Сәкинәнең тормышында яңа чор башлана, ул күптәнге хыялы – дин юлына баса. Җәмигъ мәчете каршында ачылган дини курсларда гарәп телен үзләштерә, Коръән укырга өйрәнә, соңыннан үзе дә башкаларга өйрәнергә булыша.

Үтенүчеләргә Йәсин укый, Коръән чыга. Нинди ярдәм күрсәтсә дә, хак алмый: “Мин Коръән сатмыйм”, - дип кенә җибәрә. Барлык туганнары өчен борчыла, игелекләр кыла. Олы туганы Нәгыймулла Нәбиуллин авыр хәлдә ятканда, Гөлкәбирә Гаффарова белән алмашлап Йәсин чыгып тордылар, кадерләп бакыйга озаттылар.

Икенче абыйсы – минем картым Мөхәммәтгали каты авырганда бер айга килеп яныннан китмәде, миңа да зур терәк булды, сабырлыгымны җуярга ирек бирмәде. Аның изгелекләрен язарга бер китап та җитмәс иде.

Менә инде Сәкинәбезнең 20 майда юбилейлы туган көне. Барыбыз исеменнән дә гомер юлын шулай изгелектә, иминлектә үткәрүен телибез. Сәламәт бул, һаман шулай сөйкемле, игелекле булып яшә.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836