#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Латыйп әкә кайтып килә”

последние и лучшие новости искусства в мире

25-7Редакциягә 81 яшьлек милләттәшебез хезмәт ветераны Разия Латыйп кызы Дәүләтшина килде. Өлкәннәрнең, сугыш чоры балаларының язмышы һәрчак кызыксыну уята, алардан тәҗрибә туплыйбыз, үрнәк алабыз. Без алар чорында яшәмәгән. Кеше – ул үзе бер шәхес, тарих. Разия ападан үзе турында сөйләвен үтендек.

- Төмәннең Яңавылында туып-үстем. Элек Яңавыл, Парфенова районнары аерым иде, аларны куштылар. Мәсәлән, Сеченова урамы бар, Дружба юк иде. 7 нче татар мәктәбендә укыдым. 5 нче сыйныфтан белем алырга җәяү йөрдек, ул заманнарда 35 градус суыкларда да укыганнар.

Соңыннан автобус йөри башлады, юлга дип 2 тиен акча бирәләр, ләкин эч-бавырдан пәрәмәчләр сатуга чыкты. Аларны шул акчага алып ашыйбыз да, җәяү кайтабыз. Соңыннан 5 тиенлекне саттылар, шулкадәр тәмле иде! Мин мәктәпкә укырга 1946 елны кердем, нинди генә авыр еллар булмасын, һичкем беркемгә тимәгән, халык тәртипле булган. Гаҗилә Гобәйдуллина, Фәриха Мәүлетова, Бәян Ташкалова, Сәкинә Кәримова, Мәрзәнә Таштимерова, Клара Рамазанова һәм башкалар бер сыйныфта укыдык. 22 кеше тәмамладык, күбебез югары белемле булды. Мәсәлән, Раян Төхвәтуллин офицер дәрәҗәсенә иреште.

1942 елны әти – Латыйп Хәлим улы Әхәтов каты яраланып сугыштан кайтты. Елга буенда яши торган Ачипкамал апа: “Латыйп әкә кайтып килә”, – дип кычкырды. Әти култык таяклары белән чак сөйрәлеп килә. Аягындагы җәрәхәттә тамырларның пульсацияләве күренеп тора иде, соңыннан капланды.

Әнием Рокыя Хисаметдин кызы Салаирдан, әтием Яңавылныкы иде. Дүрт баланың олысы мин. Сугыш чорында операция ясаган вакытта наркоздан Равил энем үлде. Кафи белән Мәрьямне караштым. 9 сыйныфта укыганымда 1955 елны әни авырып үлде. Әти башта сакчы, соңыннан су аркылы чыгу урынында көймә йөртүче, аннары баржаларны мазут белән тәэмин итүче булды.Дүрткүз исемле тугрылыклы этебез дә бар иде. 10 класста укыганымда “Әти, өйлән”, - дип берничә тапкыр әйттем. Ул үги әниебезне – Бибигөл Шаһимәрдәнованы алып кайтты. Кагу түгел, беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Безгә гомеребез буе әтинең сеңлесе – Мөршидә Хәлим кызы Юмашева (Әхәтова) булышты. Белеме буенча укытучы, әмма яшь вакытыннан пенсиягә чыкканчы Төмән аккумулятор заводында җыючы булып эшләде. Омск дәүләт ветеринар институтын тәмамладым. Ветеринар-табиб һөнәренә ия булдым. Төмән өлкә ветеринар лабораториясендә 15 ел табиб-бактериолог булып эшләдем, гомуми стаж – 33 ел. Халык контролендә тордым.

Башкортостан егете – ветеринария фәннәре докторы, профессор Әнгам Нигъмәтъян улы белән 3 балабыз булды, олы кызыбыз нәни бала чагында үлде. 25-6Тормыш иптәшем белән гомеребез буе тату, аңлашып, бер-беребезгә терәк булып яшәдек. 2007 елда әти дә, Әнгам дә дөньядан киттеләр, - дип сөйләде Разия Латыйп кызы.

Разия апа әтисенең каты яраланып сугыштан кайтып килүен тыныч кына сөйли алмады, тавышы калтырап, күзләренә яшь килде. Фронтовикның авыртуларга, әрнүләргә ничек түзүе яшь кызның бәгырендә мәңгегә уелып калгандыр. Сугыш тәмамлангач та, кичәге әтиләр-солдатлар нинди рәхәт күргәннәр?! Фашистлардан соң җимерелгән илне торгызу бурычын тормышка ашырганнар. Разия Латыйп кызына сәламәтлек, тыныч картлык телибез. Һичкайчан булмасын сугышлар!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836