#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үлемсез полк”ка Ләчек халкы да кушылды

последние и лучшие новости искусства в мире

20-8Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлекне Ләчек авылы халкы зиратны чистарту эшләре белән башладылар. 8 май көнне һәркем тырма-сәнәкләр күтәреп зиратка юл алдылар. Алар башта якыннары каберләрен рәткә китереп, чардуганнарын буядылар, ир-атлар череп ауарга торган агачларны кистеләр. Аннары авыл мулласы Исхак хәзрәт Сөләйманов зиратта ятучы мәрхүмнәр рухларына багышлап Коръән укыды, һәркем садака таратты.

9 май көнне ләчеклеләр соңгы елларда бәйрәмнең күркәм традициясенә әйләнгән “Үлемсез полк” хәрби-патриотик акциясенә чыгарга дип, сугышта катнашкан туганнарының истәлекле фотосурәтләрен кулларына тотып, клуб тирәсендәге сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына җыелдылар.

Аларны бу шатлыклы бәйрәм белән авыл башлангыч мәктәбе җитәкчесе Луиза Гайсина, клуб мөдире Мансура Сөләйманова котладылар, сугышта катнашкан авылдашларын искә алып, аларга һәм тыл ветераннарына олы рәхмәт белдерделәр. Митингтан соң олысын-кечесен җәлеп иткән “Үлемсез полк” махсус бизәлгән транспортлар артыннан хәрәкәт итеп, урам әйләнде. Бүгенге көндә Ханты-Мансийск шәһәренең педагогия училищесында белем алып, туган мәктәбендә практика үтүче Алсу Сәетова: “”Үлемсез полк” акциясе беренчедән – үзебезнең ата-бабаларыбыз, туганнарыбыз, икенчедән – сугышта катнашкан авылдашларыбыз, өченчедән – ил батырларын белү һәм алар турында истәлекләрне саклап калырга ярдәм итә. Бу бәйрәмгә энем Фәрхәт белән бик җентекләп әзерләндек, хәтта хәрби кием – гимнастеркалар булдырдык. Минемчә, гимнастерка кигәч, сугыш афәтен тирәнрәк аңлыйсың төсле һәм үзеңдә патриотик хис өстәлгәнен тоясың”, - диде.

Халык авыл әйләнеп кабат һәйкәл тирәсенә җыелгач, аларны   балалар һәм авыл хатын-кызлары тырышлыгы белән әзерләнгән матур концертка чакырдылар. Биредә укучылар хәрби темага багышланган җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар һәр чыгышны яратып кабул итеп, көчле алкышларга күмделәр. Халык соравы буенча сәхнәгә Луиза Сөләйманова, Маннура Назыйрова, Альбина Таирова, Рәйсә Сәетова да чыгып, авылдашларын шатландырып, моңлы җырлар бүләк иттеләр. Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Күңелле ял итеп, күтәренке кәеф алган халыкны урамда тагын бер сюрприз көтте. Маннура һәм Раил Назыйровлар башкаруында, авыл халкы тырышлыгы белән клуб тирәсендәге мәйданчыкта кыр кухнясы әзерләнгән иде. Биредә халыкны тәмле солдат боткасы белән сыйладылар. Бу турыда Маннура Сәлим кызы: “Бу йоланы авылда беренче мәртәбә үткәрдек, авылдашларга бик ошады, киләчәктә традициягә кертербез дип ышанабыз. Ботканы бик тәмле итеп Азат Сөләйманов пешерде. Халык бик канәгать булып, мактый-мактый ашады. Бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәребезнең өйләренә алып бардык. Азатка һәм күңелле бәйрәм оештыруда күп көч куйган, концерт әзерләгән Луиза Гайсина, Мансура Сөләймановага олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде.

Шул ук көнне ләчеклеләр “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Тахтагул-Ләчек авылы!” төркеме администраторлары тырышлыгы белән оештырылган төсле салютны карап сөенделәр.

Илебез өчен иң мөһим булган бәйрәмне кечкенә авылда зур әзерлек белән бердәм уздырулары күңелләрдә горурлык хисе тудыра.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836