#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әлифбаның хәрефләре аша

последние и лучшие новости искусства в мире

12-13Яраткан эшенә үзенең бар мәхәббәтен, йөрәк җылысын биреп 48 ел эшләде, шуңа күрә, иҗат җимешләре – укучыларын аның кебек мактауга лаеклы укытучылар итеп төрле мәктәпләрдә очратырга була.

Мин дә аның укучысы, хәзерге көндә лаеклы ялда. Аннары күп еллар бергә эшләдек, гел горурланып: “Алар минем укучыларым”, - дия иде. Инде без дә әни, нәнәләр булдык, үткән тормышны искә төшереп, нәтиҗәләр чыгарып утырыр вакыт җитте, дисәм, ялгышмам.

Гомер юлым матур үтте, чөнки тормыш юлымда чын кешеләр белән аралашып эшләргә, яшәргә туры килде. Рәшидә апа Бакиеваның тәмле теле, белемлелеге, кешелеклелеге, сылу, ягымлы йөзе һәркемне үзенә тартып тора.

Аларның эшкә осталыклары, укучыларга, коллегаларга мөнәсәбәтләре турында сөйли, яза башласаң, бер китапка сыймас. Һәрберсе чын укытучылар булып хезмәт юлын үттеләр. Алар арасыннан Галиябану апа Айнуллина турында язмакчы булдым. Аңа 8нче мартта 80 яшь тулды. Галибану апа, татар теле һәм әдәбияты белгече буларак, һәрбер укыткан баласына әлифбаның хәрефләре аша сукмак салып яшәү серен, дөнья хәлләрен аңлаткан, әдәби әсәрләр аша чын кешеләр тәрбияләгән, яктылыкка, белемгә, һәрберебезне тәртипкә өндәгән, яшәргә юл күрсәтеп тормыш юлына җитәкләп чыгарган шәхес. Завуч вазифасын озак еллар үтәде, район методик оешмасы белән җитәкчелек итте.

Бәлки аның һөнәренә кызыгып, үзен яратып мин дә укытучы һөнәрен сайлаганмын. Ул минем өчен генә түгел, күпләр өчен үрнәк. Укытучыларның да укытучысы булып эшләде.

Безне укыткан чаклары хәзергедәй исемдә... Дәрес вакытында тышкы кыяфәтенә, кигән киеменә, сөйләгәндә авызына карап әһәмият белән тыңлап утыра идек. Ул да безне әни кебек яратты, акыллы, тыйнак, тәртипле булырга өйрәтте, яшәргә көч бирде. Әле дә без аның белән күрешеп, аралашып яшибез.

Галиябану Сәлах кызының бала чагы бәхетле узды, чөнки өлкән яшенә кадәр әтисе, әнисе җылысын тоеп яшәде. Ләкин үз тормышында төрле хәлләр кичерергә туры килде. Тормыш бит кешегә үзенең кагыйдәләрен куя: берәүләрне бәхетле итә, икенчеләрне бәхетсезлектә калдыра, парлы һәм парсыз итә. Баласын, кызын, апаны ялгызлыкта калдырып, тормыш иптәше Рифхәт абый фаҗигале үлемгә дучар булды. Апа түзеп яшәде, туганнары да ташламадылар. Әкренләп баласын, кызын үстереп, аякка бастырды, укытып аларга белем бирде. Балалары хәзер үз гаиләләрен корып шәһәрдә яшиләр. Алар әниләре янына кайтып йөриләр, кайгыртып хөрмәт итеп торалар. Галиябану апаның туган төбәгендә, туган авылында, мәктәбендә, туган җирендә яшьлеге, гомере үтте, инде картлыгы да ишек шакыды. Рәшидә апа әйтмешли: “Картлык 80дә генә башлана”. Бу дөрестер, ләкин апаларга карасак – карт димәссең, әле янып-көеп, өйләренең җылысын сүндермичә, тормыш дилбегәсен үзләренчә тотып, матур гына үзләренчә яшиләр.

“Авылымның гүзәл табигате
Әсир итте мине үзенә.

Ә мин сүнмәс сөю дәрте уятамын
                                               Укучымда туган телемә”
, - дип әйтә безнең Галиябану апа.

Хәзерге көндә дә татар телен кайгыртып яши, мәктәптә татар теленә игътибар югалуга борчыла.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836