Материалы

Өлкәннәргә дәрес бирелде

последние и лучшие новости искусства в мире

40-7Октябрь ае башында һәркемнең йөрәгенә аеруча җылылык тудыра торган Халыкара өлкәннәр көне бар. Ул бәйрәмне лаеклы ялга чыккан һәрбер кеше көтеп аладыр. Шул уңайдан, төрле җирдә бәйрәмнәр оештырыла, ә очрашу-күрешүләр үзе бер истәлек булып күңел түрләрендә саклана. Шундый күрешү мизгелләрен сагынып, күңелле чараларда катнашу өмет-хыяллары белән, алдан игълан ителгәнчә, Индрәй авылының абруйлы әби-бабайлары иртә белән мәктәп бинасына юнәлделәр. Бәйрәмчә киенгән кадерле кунакларны якты йөз, котлау сүзләре белән укытучы апалар каршы алдылар, тамаша үтә торган җиргә озатып куйдылар.

Тамашада катнашкан укучыларның, оныкларының оста итеп башкарган җыр-биюләренә сокланып, мавыктыргыч сәхнәләштерелгән күренешне карап, өлкәннәргә багышланган шигьри юлларын канәгатъләнеп тыңлап алгач, балаларга зур алкышлар белән рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Аннары, алдан әзерләп куелган программа буенча, кунаклар кыңгырау тавышына “үз сыйныфларына” ашыктылар. Илсияр апа дәресендә алар тырыша-тырыша рус теле кагыйдәләрен искә алдылар, Елена апа тактага чакырып алу-кушу күнегүләрен ныгыттырды, Әнисә апа кечкенә ыргак белән бәйләү төрләрен күрсәтте, ә Нәзирә апалары макароннан клей ярдәмендә чынаяк белән тәлинкә ясау ысулларын өйрәтте. Аннары бер тәнәфестә зур кызыксыну белән мәктәп музеена керделәр, төрле хисләр белән фотосурәтләр янында тукталдылар, музей экспонатлары ерак яшьлек елларына илттеләр. Ә музыкаль тәнәфестә бергәләшеп татар җырларын җырлап алдылар. Шуннан “укучыларны” Рәмзия апалары физкультура дәресенә спортзалга алып барды. Төрле спорт күнегүләре ясап, туйганчы көлешеп алгач, яшәреп киткән апаларны мәктәп кыңгыравы ашханәгә чакырды. Тәмле ашлар белән тулы өстәл артында сөйләшә-сөйләшә эссе чәйләр белән сыйландылар. Шундый күңелле һәм кызыклы итеп оештырылган бәйрәмнәре өчен кунаклар мәктәп директоры Рәүфә Хәбият кызы Алеевага, коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр, күтәренке күңел белән киләсе елга да, насыйп итсә, килергә вәгъдәләштеләр.

Зәкия СӘИТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума