Материалы

Мәктәп директорына рәхмәтем

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле Сәет Заир улы Хисмәтуллин!

Тубылның 15нче мәктәбенең уңышларына, алга баруына шатланып, ветеран укытучылар исеменнән сезгә, коллективыгызга зур рәхмәт әйтәм. Сугыш еллары азагында мәктәпләр салкын, Пушкин урамы пычрак иде. 15нче мәктәп, синдә үтте яшьлегемнең көчле чагы. Бирешмәдек селкетсә дә тормыш бураны.

Коллективка

Узган юлың хыянәтсез булсын,
Гомер сәгать саен кыскара.

Илеңә калдырган хезмәтең
Энҗе бөртегедәй булса да,
Ата-аналар күңелендә,
Тарих битләрендә саклана.

15нче мәктәп миңа педучилищеда укыганымда ук таныш булды. Без анда еш кына дәресләр бирә идек. Нурия Моратова (кыз фамилиясе), Әминә Хәлитова кебек искиткеч осталык белән дәрес үткәрүчеләр әле дә исемдә. Пионер эшләрен 10 класс укучысы Тимергали Хәлилов алып барды. Максатына ирешә алуына соклана идек. Еллар үтте. Ул вакытта бу мәктәп минем яшьлек көчемне куеп, лаеклы ялга киткәнче хезмәт иткән урыным булыр дип хыялыма да кермәде.

1941-1945 елларда Тубыл районы мәктәпләрендә эшләп, 1946 елдан 1950 елгача балалар йортында хезмәт иттем. 1947 елда яңадан 15нче мәктәпкә күчтем. Сугыш елларында бу мәктәптә директорлык вазифасын Галимҗан Сәфәралиев, Фәридә Әфлитунова (Татарстан кызы, хәрби кешегә тормышка чыгып Ташкентка китте), Әминә Хәлитова үтәделәр. Мин килгәндә мәктәп бер ятим балага охшый иде. Ремонт укытучылар көче белән эшләнгән. Мичләргә утынны “нормалап” кына ягалар, җылылык җитми.

Агач төпле ботинка киеп килгән малайлар дәрестә аякларын бөкләп асларына куеп утыралар. Такта янына чыгу булса, аягына кигәнен көтәсең. 5-7 классларда балалар саны аз. Сугыш елларында арып таушалган, хәлдән тайган аналар 6нчы сыйныфтан ук балаларын һөнәр училищеларына бирделәр, чөнки анда ашау-эчү, кием түләүсез. Мәктәптә балалар саны азаюны күреп, ГОРОНО хезмәткәрләрендә 15нче мәктәп балаларын рус мәктәпләренә таратырга, бу белем йортын ябарга дигән уй туа. Үз халкының патриоты Әминә Хәлитова мәктәпне саклау чараларын эзли. Татар балалар йорты директоры Гөлсем апа Гайсина белән киңәшә. “Тырыш, ата-аналар белән киңәш ит, мәктәпне югалтма”, - ди ул да. Ниһаять, зур көч түгеп мәктәпне саклап калдык. Ата-аналар мәктәпкә ремонт ясауны, утын әзерләү эшләрен үз өсләренә алдылар.

Бер елдан соң мәктәпкә яшь укытучылар килә башладылар. Әминә апа инде олы яшьтә, ГОРОНОга директор вазифасын үтәү авыр булганлыгын белдерә. Яшь географ Изил Бәдретдин улы Гарифуллин директор булып килә. Әминә апа аңа хуҗалык эшләрен ничек алып барырга өйрәтә, үзе татар телен укыта. Мәктәп яңа укытучылар белән яңара. Тарих укытучысы – Мансур Айданов, татар әдәбиятын Татарстаннан килгән Роза Хафизова укыта. Төмәннән математика укытучысы Җәзилә Массагутова килә. Үзешчән сәнгать югары дәрәҗәгә күтәрелә. Мәктәпләр арасында ярышларда 15нче мәктәп югары урыннар яулый. Директор үзе дә барлык эштә катнаша, һәркем үз эшендә яңалыклар кертеп эшләргә тырыша.

Мәктәп 10 еллыкка әверелә. Изил Бәдретдин улы яңа юллар табып, мәктәпнең абруен күтәрә. 8-9-10 сыйныфлар ачылуы турында авыл мәктәпләренә хатлар җибәрә. Читтән килгән укучылар өчен торак-интернат ача. Аңа мебель, йоклау әйберләрен машина белән Төмәннән үзе китертә. Кызлар, егетләр өчен ГОРОНОдан тәрбияче ставкасын булдырта. Вагай, Аромаш, Тубыл районнарыннан укучылар агыла. Авыллардан килгән үсмерләр белемгә омтылышлы, тыйнак, гади хезмәткә өйрәтелгәннәр. Спорт яңа көч алды, шәһәр ярышларында мәктәп урынсыз калмады. Укытучылар коллективы шәһәр сәхнәсендә халык өчен атаклы драматургларның әсәрләрен куеп, шәһәр, тирә-як авыл халкы алдында дәрәҗә казанды. Билетлар саткан акчага ярдәм фонды ачылды. Ярлы гаиләләрнең балаларына киемнәр алынды. Боларның барысын да директор коллектив белән киңәшеп эшли иде. Коллективта таркалу булмады, һәркайсыбызның уңышларына шатланып яшәдек.

Рус телен укытырга килгән яшь укытучылар Г.Стрельникова, Хәсәнә Мөхәммәтчанова бик тырышып укучыларга белем бирделәр. Олы яшьтәге географ урынына югары белемле укытучы Наил Маметов килә. Ике-өч кенә картадан торган география бүлмәсен, вакыты белән исәпләшми, чын кабинетка әверелдерде. Туган якны өйрәнү түгәрәген оештырып, походларга бардылар, кабинетына материаллар җыйды. Мәктәп эшен тикшерүче комиссия кабинетка югары бәя бирде. Бу да мәктәпнең дәрәҗәсен күтәрүдә бер адым булды. Наил Зәйнулла улы оста биюче дә иде әле, малайларны да биергә өйрәтте. Ул мәктәпнең чын патриоты иде.

Урып-җыю вакытында 9-10 сыйныф укучылары ай буена колхоз кырларында эшләделәр. Һәр төркемгә бер укытучы билгеләнә. Бу хезмәт колхозлар таркалганчы еллар буе дәвам итте.

Изил Бәдретдин улы милләтенә зур хөрмәт белән караучы шәхес иде. ГОРОНО безгә кагылганда һәр очракта финанс ярлылыгын күрсәтә. Изил Бәдретдиновичны ГОРОНОга чакырып, татар телен факультатив рәвештә укыту итеп калдырырга, укыту сәгатьләрен кыскартырга, финанс яктан экономия ясарга тәкъдим итәләр. Борчылган директор сүз әйтми генә чыгып китә. Икенче көнне коллективы белән берлектә 10лаган укучының кайсы югары йортларында укуларын белешеп, шулар арасында Фәүрия Шәрипованың мединститутта укуын күрсәтеп, аңлатма җыя. Ата-аналарның фикерләрен дә өсти. Шулай татар теленең язмышын хәл итә.

Рәйханә АЛИМОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума