#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәктәптә очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

10-7Һәркем балачагын, мәктәп елларын сагынып искә ала. Кайберәүләр мәктәптә үзләрен бик иркен тота, ә берәүләр, киресенчә, бик тыйнак, оялчан булалар: укытучыларның, иптәшләренең әйткән hәрбер сүзенә кызаралар. Ә мәктәпне тәмамлагач, hәркем үз юлын үзе сайлый, классташлар ерагая, дөнья мәшәкатьләре белән бөтенләй онытылалар. Ә менә инде, балалар үсеп җитеп, үзең лаеклы ялга чыккач, шул балачак елларын, бергә укыган классташларны, укыткан укытучыларны ешрак искә ала башлыйсың икән. “Бергә җыелып аласы иде, рәхәтләнеп үткәннәрне искә алыр, классташлар белән якынрак танышыр идек”, - дигән уйлар борчый башлый.

Ә менә, быел мәктәптә очрашу кичәсе була икән, дигән хәбәрне ишетү белән, ашыга-ашыга Шыкча мәктәбенә юнәлдек.

Очрашу кичәсе Шыкча урта мәктәбенең 30 еллыгына багышланды. Билгеле, без ул мәктәптә укымадык. Ул безнең күз алдыбызда төзелде, анда безнең балаларыбыз укып чыктылар.

Шыкча урта мәктәбе 1986 елның 4 ноябрендә ачылды. Мәктәп бинасы - “Туринский” совхозы директоры Баязит Хәйруллин инициативасы, мәктәп директоры Әдип Гарифхановның тырышлыгы белән тиз арада салынып чыкты. Мәктәптә ул елларны укытучы булып Мөнирә Гарифханова, Наригөл Ашманова, Фәhимә Хәсәнова, Әлфинур Муллачанова, Равилә Әфлетунова, Ольга Бакиева, Нуртдин Шәрипов, Наил Хисамиев, Рафаэль Гадиев, Вәсимә Сәитова, Тимергали Сәитов, Хәкимә Әхсәнова,  Исмәгыйль Әхсәнов, Наҗия Хәбибуллина, Гүзәлия Муллачанова, Айдар Муллачанов, Луиза Мухаметчина, Вәсимә Хәлилова, Дания Сабирова h.б. эшлиләр иде. 30 ел эчендә Шыкча мәктәбендә директор булып Равилә Әфлетунова, Әлфинур Муллачанова, Гүзәл Никонова, Руфат Бакиев эшләделәр. Хәзерге көндә Шыкча мәктәбен  шушы мәктәпне тәмамлаган Гөлнара Кәримова җитәкли. Ә.Муллачанова эшләгән елларда мәктәпкә өстәмә корылма салынды. Хәзерге көндә Шыкча урта мәктәбе анда эшләгән данлыклы якташыбыз Хәбибулла Якин исемен йөртә.

Очрашуга күп халык җыелды, алар арасында авыл хакимияте җитәкчеләре, ветеран укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар бар иде. 

Очрашуны мәктәп директоры Гөлнара Ниязмөхәммәт кызы ачты. Ул җыелганнарны мәктәп юбилее белән котлады, алып баручылар мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Котлау сүзе авыл хакимияте башлыгы Рәис Әминовка бирелде. Ул да җыелганнарны юбилей белән котлады, ветеран укытучыларга, мәктәп коллективына үзенең рәхмәтен белдерде. Котлау сүзе белән Рафаэль Гадиев, Әдип Гарифханов, Әлфинур Муллачанова чыгыш ясадылар.

Мәктәпне төрле елда тәмамлаган укучылар кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, укыткан укытучыларына бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар.

10-9Очрашуның икенче бүлеге Шыкча мәдәният йортында үтте. Монда инде классташлар очраштылар. Безнең класс мәктәп белән 1969 елда хушлашты. Ул вакыт 8 ел гына укый идек. Класс җитәкчебез Таштимер абый Юмашев булды. Ә параллель класста класс җитәкчесе булып яшь укытучы Галия Кабурова эшли иде. Вакытның үткәнен сизми дә калдык. Мәктәп елларын искә төшердек, хәтта мәктәптә җырланган җырларны да җырлап алдык.

Мин бу истәлекле кичәне оештыручыларга: мәктәп директоры Г.Кәримовага, авыл хакимияте башлыгы Р.Әминовка, барлык укытучыларга, мәдәният йорты директоры Л.Кызылбаевага, анда эшләүче барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне белдерәм.

Хәмдия КЫЗЫЛБАЕВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836