Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Максатлар уртак булса, гаилә матур һәм нык була

последние и лучшие новости искусства в мире

16-10Тыйнак, сабыр, гаилә җанлы, сынмас рухлы булган  якташыбыз Рәсимә Паси кызы Абдарахманова Тубыл шәһәрендә яши. Ул Тубыл педучилищесын, аннары пединститутның филология факультетын тәмамлагач, Вагай районы, Заречный мәктәп-интернатында, аннары Казанлы урта мәктәбендә эшли. Бу авылда ул гомерлек юлдашы - Маршал исемле егет белән таныша, аңа кияүгә чыгып, Тубыл шәһәренә күчәләр. 28 ел ул мәктәп-интернатта хезмәт итеп лаеклы ялга чыга. Гомер юлында төрле сынауларны җиңеп, ятимлек ачысын да күреп үскән Рәсимә ханым йомшак күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел, якыннары, дуслары турында кайгыртучан кеше булып кала. “Лаеклы ялга чыккач, өйдә тик утырасым килмәде.

Шәһәр хатын-кызларын матур, озын күлмәкле итәргә теләп, сәүдә үзәгендә кибет ачтым. Баксаң исә, озын, заманча матур тегелгән күлмәкләр эзләүчеләрнең саны аз түгел икән. Аннары күңел мәчеткә, дингә тартыла башлады. Җомга көннәрендә мәчеткә йөрибез. Дин дәрселәренә йөреп, Коръән аятьләрен укырга өйрәндем. Намазны да калдырмаска тырышам. Уразаны да бушатмыйбыз, дини бәйрәмнәрне үткәрәбез. Дин юлында булганымны тормыш иптәшем аңлады, хуплады. Теләкләребез, максатларыбыз уртак булды”, - дип сөйләде Рәсимә апа. Гаиләдә йортка ямь, җылылык өстәүче хуҗабикә, кызлары өчен назлы әни, тормыш иптәшенең сөекле хатыны, оныгының яраткан әбисе онытылмаслык балачак елларын да искә алып китте. “Шатлыгы, кайгылары белән балачак елларым Баеш авылында узды. 11 яшемдә әнисез калганга күрәдер, авырчылыкларга бирешмәскә өйрәндем. Көянтәләп су алып килү, йорт хезмәтен башкару - безнең эш иде. Бертуган  кечкенә энем, ике сеңлем турында кайгыртып яшүсмер елларым узды. Инжура сигезеллык мәктәбен тәмамлап, укытучы булырга хыялланганга, шәһәргә килеп урнаштым. Укыган елларны җыештыручы булып та эшләдем. Үзем тегеп, бәйли дә идем, кешедән ким булмыйча, уңышлы  укып чыктым”, - дип хатирәләре белән уртаклашты. Бүгенге яшүсмерләр өчен аның тормыш юлы үрнәк итеп сөйләрлек. Якыннары өчен җан атып яшәүче Рәсимә апаның ике кызы да үз гаиләләре белән, тормыш корып яшиләр Абдрахмановлар гаиләсенең тагын бер матур традицияләре бар - алар ел саен Баеш астанасына барып, Коръән ашлары уздыралар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836