Материалы

Мактаулы мал табибы иде

последние и лучшие новости искусства в мире

Гомере буе Яркәү районы, Бурбар авылы терлек фермасында мал табибы булып эшләгән Сафина Фатыйх кызы Хәбибуллина мәңгелеккә яныбыздан китте. Ул берничә тапкыр район советы депутаты булып сайланды. Авыл тормышын яхшы белде, үз вазифаларына җитди карады. Таләпчән, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән сөйләшә белде, район халкы арасында зур абруй казанды. Конференцияләрдә инициативалар, тәкъдимнәр белән чыгышлар ясады. Йортларын су баскан кешеләр өчен кайгырды, аларга бәладән чыгарга ярдәм итте. Ташкыннан соң юлларны, урамнарны гел күтәрергә, ком, кызыл балчык сибәргә кирәк булды. Зур терлек фермасы кайгыртуны таләп итә, лабораторияне җиһазлады, эшчеләр өчен ял почмагы әзерләде, бинага керү юлына плитәләр салдырды.

Профилактика аеруча олы көч таләп итә. Әллә ничә йөзләгән баш терлеккә тиз арада прививка салырга кирәккәндә, мондый зур эшкә ярдәмчеләре белән аны да төгәл үтәде. Йорт хайваннарын карау да җилкәсенә төшә, һичкемгә кире какмый. Арыса да, эш киемендә мәктәпкә кереп, коллективның, мәктәпнең проблемаларын сораша. Үзенең дә өч баласы мәктәптә яхшы укыйлар, югары белем алалар. Яңа кирпеч мәктәп салуда да өлеш кертте. Мәрхәмәтле эшен авылдашлары беркайчан онытмаячаклар. Яткан туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

Роза ХӘКИМОВА.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума