#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мамыктан уенчыклар

последние и лучшие новости искусства в мире

51-5Традицион мамыктан уенчыклар 100 ел элек барлыкка килгән. Һәм аларны ясау технологиясе шул вакыттан бирле үзгәрмәгән. Бу арзан, ватылмый торган уенчыкларның бит урынына киселгән рәсемнәр ябыштырып та була. Элек әнием белән әбием мамыктан сырган юрган теккәндә, без, кызлар, мамыктан курчаклар ясап, «Өй» уйный идек. Әни мичне балчык белән сылаганда, мин аннан балчык алып, аккошлар һәм җәнлекләр сыннарын ясап, киптерә идем дә, аларны рәхәтләнеп буйый идем.

Үз кулың белән ясаган уенчыкларны бүләк итеп бирергә була бит, ул бинаның оригиналь декорациясендә дә катнаша ала. Аларны Яңа ел чыршысының күзгә күренеп торган урынына куярга була, ретро стилендәге әйберләр кабатланмас һәм үзенчәлекле зәвык бирәчәк.

Мамык уенчыклар бик популяр продукт булмаганга күрә, аларны кибетләрдә табып булмый. Ләкин күп гаиләләрдә Совет чорындагы уенчыклар сакланган. Мамык уенчыклар кул белән ясала, шуңа да алар үзенчәлекле һәм уникаль. Әзер уенчыкка карагач, үзеңә дә андыйны ясап булачагына башта ышанмыйсың да. Мондый әйберләрне ясауның борынгы технологиясе катлаулы түгел, иң мөһиме - фантазиягә ия булу. Бүгенге көндә мин курчакларны тиз ката торган һәм пешкән балчык белән ясыйм, клейстер һәм мамык та кулланам. Битләрен махсус кораллар кулланып шомаландырам. Бу процесста йөзне бераз үзгәртергә дә мөмкин. Балчык корыгач, битен тигезләп, йөзен лак белән катырам, күзләренә һәм ирененә ялтыравык сөртәм. Курчак рамкасы ясау өчен бакыр чыбыклар кулланам. Каты чыбык тотрыклылык таләп итә торган үлчәмле эш өчен кулланыла. Детальләр (куллар, кием, аксессуарлар) эшләү өчен йомшак, нечкә чыбыклар әзерлим.

Төмән районы, Муллаш авылы мәдәният йортында балалар өчен «Хәзинә» иҗади студиясен озак еллар инде алып барам. Балалар бик яратып һәм зур теләк белән йөриләр. Без алар белән мамыктан уенчыклар, уенчыкларга аксессуарлар, төрле композицияләр ясыйбыз. Күмәк эш вакытында кемдер уенчык макетын әзерли, кемдер мамык ябыштыра, кемдер уенчыклар ясый. Эшебез мавыктыргыч һәм һич тә катлаулы түгел. Үз куллары белән ясалган уенчыклар үзенең оригинальлеге белән генә түгел, ә ясаучының җан җылысы белән дә сугарылган була. Уенчыклар ясау ял итү һәм тормыштагы проблемалардан арынып тору өчен бик яхшы ысул. Бәлки, барысы да беренче омтылыштан ук килеп чыкмаска да мөмкин, тик тырышып алга барып, гадидән катлаулыга күчеп кенә, без камилләшәбез, тәҗрибә алабыз һәм бары тырышып кына максатыбызга ирешәбез. Бу техникада башкарылган иҗади эшләр төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм күргәзмәләрдә үзләренең үзенчәлекләре белән жюри игътибарын җәлеп итәләр.

Тәския НӘЗМЕТДИНОВА
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе һәм фотосы)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836