#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Матур тормыш коралар

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең татар халкы бик тырыш. Яркәү районының Тархан авылы халкы турында язасым килә. Мин үзем шунда туып-үскән, хәзерге көндә Каскара авылында яшим. Күп балалы гаиләләр, ничек кенә авыр булмасын, бергәләшеп зур өйләр төзеп яшәделәр һәм яшиләр. Ратип Юмашевның бер кулы эшләмәсә дә, үзләренә зур йорт салып, 7 бала үстереп, аларга тәрбия биреп, хатыны Галия апа белән тормыш юлына озаттылар. Лаеклы ялга чыккач та, Равил исемле баласына өй төзеште. Хәзер инде мәрхүм. Авылда 3 баласы яши, 3се – Каскарада. Кызлары өйләр төзеп, әйбәт итеп яшиләр. Мәүсиләнең иптәше Кала авылыннан, икесе дә лаеклы ялда, биредә бер баласына өй төзегәннәр. Ишегалларына кайчан кермә – чиста, чәчәкләрнең төрлесе үсә, пешерергә дә оста үзе.

Рәсимә 2 катлы өйдә яши. Күп итеп хайван асрыйлар, иптәше Каскараныкы, тракторы да бар, язын кешеләргә бакча сөрә, көзен печән ташый. Рәсимә озак еллар кош фабрикасында эшли. Ратип бабайның оныклары да тырыш, әйбәт тормышта яшиләр.

* * *

Икенче гаилә – Әлфия җиңги һәм Фаил абыем Әминовлар турында. Фаил абыемның әтисе Мөхәммәткалы бабам авылның түрәсе иде, оста куллы, өй эчендәге бөтен әйберләрне үзе ясый иде. Фаил абыем да әтисеннән өйрәнде. Фаил абыемнар 6 бала үстерделәр, ул тракторда эшләде. Яшьли генә фаҗигале рәвештә һәлак булды. 6 баланы Әлфия җиңги үзе аякка бастырды, укытты. Ялга чыккач та, оныкларын карашты, кеше белән аралашырга, җырларга яратты. Фаил абый гармунда уйный, оста бии иде. Кызлары да үзләренә охшаганнар.

* * *

Инде үзем турында. Әтием Таир 72 яшендә дөнья куйды, әнием Гайния белән 52 ел бергә гомер кичерделәр, 6 бала үстереп, аякка бастырдылар. Мин – иң зурлары, Зөһрә сеңлем белән Каскарада яшибез. Дамир энебез авылда әти-әнинең йортын яңартып, килен белән яшиләр, әнине карыйлар. Нурикамал сеңлебез авырый, аны Зөһрә белән без карыйбыз. Гөлнур сеңлебез Казанда яши. Җәен әни янына кызы белән кайтып яшәп китәләр.

Шуны әйтәсем килә - татарларыбыз тормышка бик тырышлар, эшчәннәр, Аллага шөкер.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА,
Төмән районы, Каскара авылы.  

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836