Материалы

Менә шундый ул безнең җиңгиебез

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Тархан авылында минем мактарлык җиңгием – Хәмдия Мөхәммәдиева яши. Балалары кечкенә чакта Хәбирахман абыем вафат булды. Бөтен авырлыклар җиңгигә калды, ул чакта каенанасының хәле әйбәт иде әле, өйдә балаларны карашты.

Җиңгием гомере буе бухгалтер булып эшләде. Безнең авылга күпер юк, Иске Александровкага елга аркылы йөрде. Өч баласын да әйбәт итеп үстерде, кешедән ким итмәде. Алар укыдылар, Илшат медицина өлкәсе буенча белем алды. Әнисе матур итеп туйлар ясады. Илүсәсе укытучы һөнәренә укып, Каскарада төпләнеп, мәктәптә күп еллар укыта. Гүзәле минем икедән туган энемә кияүгә чыгып Төмәндә яшиләр, ике кыз үстерәләр. Җиңгием каенанасы – Сәбүрә әбине озак вакыт карады. Андый кешеләр хәзер аз. Хәзерге көндә ул лаеклы ялда. Өйләрен төзекләндерә, яңарта. Балалары әйбәт яшиләр, ярдәм итәләр, оныкчыклары үсә.

Февраль аенда җиңгием 70 яшен билгеләп үтте. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып калуын телибез.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА, Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума