#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәттә һәм татулыкта...

последние и лучшие новости искусства в мире

20-6Ерак 30 нчы елларда Яркәү районыннан Садыйковлар гаиләсен Уват районының Черпия авылына репрессиялиләр, аннары гаилә күрше татар Өге авылына күчеп килә, Биредә уллары Зиннур туып-үскән һәм мәктәпне тәмамлаган.

Роза Барый кызы белән Зиннур Абдулла улы Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә танышалар, шунда ук алар урта белем алганнар. Зифа буй сынлы, матур кыз Өге егетенең йөрәген мәңгегә яулый. 1961 елның 5 маенда яшьләр уртак тормыш коралар, Өге мәктәбенә эшкә кайталар, монда кызлары Гөлсем һәм Фазилә туа.

Тиздән мәктәпне ябалар, Надцы авылына күчәргә туры килә, анда Зиннур Абдулла улы физкультура дәресләрен укыта башлый, ә Роза Барый кызы өй хуҗалыгын үз кулына ала. Кызлары Әлфия, Лилия һәм улы Газинур дөньяга килә. 1969 елда, Өге милли мәктәбе ачылгач, Зиннур Абдулла улын әлеге мәктәп директоры итеп эшкә чакыралар. Унҗиде ел буе мәктәпне җитәкләгән, тарих һәм физкультура фәннәрен укыткан. Аның җитәкчелегендә балалар бер сменада шөгыльләнә ала торган типлаштырылган яңа бина төзелә, ә Роза Барый кызы, татар мәдәниятенең һәм әдәбиятының яхшы белгече буларак, татар теле дәресләрен укыта башлый, энә һәм ыргак (крючок) белән бәйләү түгәрәкләре алып бара. Аның укучыларының эшләре мәктәп һәм район күргәзмәләрендә еш күрсәтелә. Өге мәктәбе районның иң яхшы мәктәпләренең берсе булып санала.

Зиннур Абдулла улы лаеклы ялга чыккач, урман буйлап мылтык белән йөрергә, гөмбә һәм җиләк җыярга ярата. Яшенә карамастан, кышын чаңгыда, кайчагында җәяү, сәламәтлеген ныгытып, балык тотарга йөри.

Роза Барый кызы тумышы белән Яркәү районының Шатан авылыннан, шуңа күрә ул авыл тормышын җиңел үзләштерә. Өге авылы аның өчен туган авылына әйләнде. Ул оста бакчачы, яшелчә, чәчәкләр үстерергә ярата. Аның тәрәзәләрендә ел әйләнәсе яраннар гөрләп чәчәк ата һәм авылдашларының күзләрен сөендерә. Җәен бакчасын георгиннар һәм флокслар бизи. Яхшы һәм кунакчыл хуҗабикәнең өендә һәрвакыт җылы, чиста һәм уңайлы. Теләсә кайсы вакытта аның өстәлендә өйдә әзерләнгән милли ризыклар бар. Ул мәчеткә йөри, Коръән өйрәнә.

Садыйковлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, шуларның дүртесе югары белем алганнар. Әти-әниләре балалары белән горурланалар.

Балалары да әти-әниләрен хөрмәт итәләр һәм яраталар, хуҗалык эшләрендә булышалар. Барлык бәйрәмнәргә һәм юбилейларга күп санлы гаилә - 5 бала, 8 онык һәм 3 оныкчык җыела. Биредә татар җырлары яңгырый, чөнки гаилә башлыгы җырларга ярата һәм матур тавышка ия. Хәзер инде балалар үзләренең өлкән әти-әниләре турында кайгырталар, аларга ярдәм итәргә тырышалар.

Уртак тормыш юбилее уңаеннан улы Газинур әти-әниләренә бүләк - ял итү өчен Мисырның Хургада курортына юллама бүләк иткән, моңа ата-аналары бик рәхмәтле улларына.

Чын күңелдән хезмәт ветераннары Роза Барый кызын һәм Зиннур Абдулла улын уртак гомер итүләренең 60 еллык юбилейлары белән котлыйбыз. Аларга нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм озын гомер телибез.

Өге авылы ветераннар советы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836