Материалы

Милләттәшләрне котлап

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Төмән өлкәсендә себер татарлары арасында мактауларга лаек, сәләтле, күренекле шәхесләр бихисап. Халкыбызны шатландырып, телне, динне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт күрсәткән милләттәшләребез арта бара һәм бу бик сөендерә. Бүген шуларның берничәсе турында гына булса да әйтеп китәсем килә. Өлкәбездә генә түгел, исеме, хезмәте еракларда күпләргә таныш “Яңарыш”ыбыз үзе генә ни тора! Татарлыкны саклап калуда, үстерүдә күп көч һәм тырышлык күрсәткән галимнәребез, шагыйрь һәм әдипләребез, тарихчыларыбыз, рәссамнарыбыз, артистларыбыз, хәтта, җитәкчеләребез дә бар.

Авыллардагы һәм шәһәрләрдәге клубларда, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә, татар мәдәният үзәкләрендә милләтне һәм телне кайгыртып яңа оешмалар ачыла, түгәрәкләр эшли, төрле темаларга кичәләр, бәйрәмнәр, бәйгеләр оештырыла. Мәчетләр салынып, мәдрәсәләр эшләп тора. Балалар һәм яшьләр дин юлына басалар. Тик менә телне өйрәнү, саклау тиешле дәрәҗәдә түгел, барыбыз белгәнчә, үз телендә сөйләшкән-аңлашкан татар, нигәдер, азая гына бара.

Быел июль аенда Тубылда “Ак калфак” оешмасы ачылды. Аның җитәкчесе итеп Айсылу Юнысова сайланды. Тирән тартмага салмыйча гына, ул үз эшен башлап та җибәрде. Мәктәп-интернатта ятим балалар өчен “Бавырсак” бәйрәмен оештырды. 45 балага үз көче һәм чыгымы белән оештырган чара күңелләргә хуш килде. Күптән түгел Тубыл татар мәдәният үзәгендә “Цәңкелцәк йыры” дигән кичә уздырды.

24 сентябрьдә Тубыл татар мәдәният үзәгендә үзешчән шагыйрә, себер татар телендә иҗат итүче Клара ханым Кучковскаяның “Ә чаным цицәк ататы” дигән шигърият кичәсе узды. Чараны Лариса Насыйбуллина алып барды. Күренекле шәхесләребез Гөлзифа Бакиева, Фәүзия Марганова чыгыш ясадылар. Рөстәм Маметов, Хәсән Хучашев, Земфира Шәрипова, Рузил Бикинәев, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле Клара Кучковскаяны матур җырлары белән котладылар.

2018 нче елда күренекле шагыйрәбез Фәхриҗамал Утяшеваның Казан шәһәренең “Ватан” нәшриятында 586 биттән торган “Очрашу” китабы басылып чыккан икән. Шул уңайдан бу сәләтле ханымны котлап, аңа яңа иҗади уңышлар, тирән сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калам.

Тубыл төбәге халкы белән тыгыз элемтәдә торган район китапханәсе турында да әйтеп китү бик урынлы булыр. Алар һәрдаим аралашуга сусап яшәгән авыл халкы белән тыгыз аралашалар. Матур әдәбиятны күчерелмә йөртеп, конференцияләр, кичәләр оештыралар. Китапханә мөдире Т.Ниязова үзенең белемле тырыш кызлары Зөлфирә Фазыйлова, Эмилия Иванова, Розалия Әминова, Людмила Осинцовалар белән кичәләр, презентацияләр дә үткәреп торалар. Күптән түгел хөрмәткә һәм мактауга лаек, күп стажлы тарих укытучысы С.Хисаметдиновның “В краю озёр и болот” дигән китабы дөнья күрде. Шул уңайдан матур эчтәлекле кичә оештырылды. Аннан соң озак та калмый минем “Истәлекләр” дип аталган китабымның презентациясе дә булып үтте. Бу китапны мин хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән иҗатым белән танышып, кызыксынып укып барган, телен яраткан, белгән милләттәшләрнең, күренекле шәхесләрнең, дусларның фикерләрен, теләкләрен, котлауларын һәм тәнкыйтьләрен искә алып һәм үземнең дә алар турында фикерләремне язып, берничә хикәя-очерклар кертеп чыгардым. Мондый очрашулар, фикер алышулар күбрәк булса, татар теленә, мәдәниятенә, бәйрәм-йолаларына башка милләттәшләр дә тартылыр иде дигән фикердә калам.  

Соңгы вакытларда китаплар гына түгел, кирәкле сүзлекләр дә дөнья күрә башладылар. Тубылда яшәп, хезмәт итүче тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиеваның 2017 елда “Тематический словарь сибирскотатарского языка” дигән китап-сүзлеге чыкты. Аның җаваплы редакторы – филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, рецензентлары Н.Уртегешев һәм Ю.Квашнин. Күп көч куеп, эзләнеп чыгарылган бу китапның үз тарихы да бар... Себер татарлары күп яшәгән җирләрдә экспедицияләрдә булып, очрашу-күрешүләрдә йөреп, аларның тарихын, көнкүрешен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, телен, яшәү шартларын-рәвешләрен өйрәнеп, җыйнап әзерләнгән сүзлек бу.

Күптән түгел Төмән өлкәсе себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганованың “Себертатарца-урысца сүслек”-“Сибирскотатарско-русский словарь” дигән 30000гә якын сүз кергән, 472 битле, 650 данә тиражлы сүзлеге дөнья күрде. Аның да җаваплы редакторы Максим Сагидуллин, фәнни рецензентлары - филология фәннәре кандидатлары Р.Моратова һәм М.Хөснетдинова.

Милләтебезне, аның аңын, телен, динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, үткәнен искә алып, мактаган гамәлләр дә еш үткәрелеп торсалар, халыкның үзаңы, яшәү рәвеше тагы да үсәр һәм ныгыр иде. Бу чараларга битараф булып калмыйча, әзергә генә йөрмик, хәлдән килгәнчә теләктәшлек кылып, хәлдән килгән кадәр булышып торсак та кулай булыр. Шуңа өстәп татар халкы үз теленә якынайса, кайтса, өйрәнсә һәм сакласа, бу нинди уңышлы эш һәм зур күрсәткеч булыр иде. Уйланырга вакыт. Соңга калмасак иде...  

Себер татар баласы шәһәрдәге бер татар мәктәбендә, атнага бер сәгать татар телен өйрәнеп, сөйләшә-аңлаша алырмы әдәби телдә? Себердә, үз җирендә яшәп, ана телен белми бит безнең татар. Өйдә дә, бакчада да, мәктәптә дә, урамда да күрше теле. Урам гына түгел, ата-инә, олата-өннә шул телдә сөйләшкәч, бала ничек белсен үз телен?! Әйдәгез, үз телебезне дә өйрәник, саклыйк һәм кәпләшә дә белик!

Хөрмәтле милләттәшләр! Берничә телне белү олы бәхет бит. Хәзер заманасы башка. Ничек кенә булмасын, корсаклар ипигә тук, өсте бөтен заман бит. Шөкер, безнең кебек ачлы-туклы, киемгә мохтаж булып, җәяү йөреп укымыйлар балалар. Шулай булса да, без өйрәндек, укыдык, белдек туган телне дә, әдәби телне дә, рус телен дә. Замана баласына да авыр булмас иде бу телләрне өйрәнү. Сез ничек уйлыйсыз? Минем фикерем шундый...

Бала-оныкларыбызның уңышларына шатланабыз, кайчак мактанырга да яратабыз, ә шуның өстенә ана телен дә белсә, нинди күркәм һәм отышлы булыр, мөселманча, дин кушканча яшәр иде.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума