#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтебезгә хезмәттә

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш елы баласы Әдип Хәким улы Гарифханов Төмән өлкәсе милләттәшләребез турында китаплары белән безләрне – укучыларын сөендерә. Без яшьлек елларыбызда Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов һәм башка татар классик язучыларыбызның китапларын яратып укыдык. Соңгы елларда өлкәбездә үзебезнең җирле шагыйрьләр, язучыларыбыз күтәрелеп чыктылар. Якташыбыз Ләчек авылында туып-үскән Әдип Гарифхановның үз милләт кешеләре турында язуы бик җаваплы, ә укучыларда горурлык хисе уята. Элек-электән татар халкы эшчәнлеге, оста куллылыгы белән хөрмәттә булган, эш урыны бирелгән, эшеннән канәгать калган.

Тарих укытучысы буларак, туган яклары, авылының үткәннәре турында материал җыйганда, ачы язмышлы гаиләләр, сугыш елларында ачлык-ялангачлык, югалту ачысы, көнен-төнгә ялгап, балаларын туйдыру өчен күлдә балык тотучы хатыннар колхоз эшендә дә өлгер булуларын ачыклый. Күкрәнде, Ләчектән балачактан авырлыкларга бирешми, максатларына омтылучылар хезмәтләре белән мактаулы, хөрмәткә лаек авылдаш, якташлары турында беренче китабын яза. Югары белемле, переспективалы яшь белгеч Шыкча мәктәбенә укытучы, директор булып урнашкач, яңа мәктәп салдырырга кирәклеген күрә, аңлый. Сугыштан соң әле илебездә җимерек авыл, шәһәрләрне торгызу һәм башка юкка чыккан завод, фабрикаларны яңарту өчен хөкүмәт чыгымнары күп кирәк, ә безнең Себер якларында яңа мәктәпләр төзетү планда булмый. Максатка ирешер өчен күп йөгерә, сорый-ялына, тотынган эшен булдырырга тырыша. Совхоз директоры ярдәме белән Шыкча авылында яңа мәктәп төзелә һәм өч авыл балалары өчен 10 еллык мәктәптә укырга мөмкинлек була. Тынгысыз, эшчән, булдыклы Әдип Хәким улының тырыш хезмәт нәтиҗәсе булды. Ул пенсиягә чыккач та күңелендә булган теләкләрен тормышка ашыра. Якташларыбызның илебезгә, халкыбызга тугрылыклы, тырыш, намуслы хезмәтләре турында материал җыеп, туплап, китап итеп бастыра. Әдип Хәким улының тормыш иптәше Мөнирә ханым ире белән мәктәптә янәшә эшләгәндә киңәшче, ярдәмче, тиешле урында эшен хуплаучы булса, китаплар бастыруда да фикердәше, кирәгендә тәнкыйтьче дә, аның җаваплы хезмәтен хуплаучы да булып яши. Ана – Асия апа кече улын Әдибен бик тә укытасы килә. Сугыштан соңгы елларда авыл халкы акчасыз, ә ана баласын укытыр өчен сыерын сатып булса да, шәһәргә җибәрергә тырыша. Әйе, ана улына тиешле ярдәмен, киңәшләрен биреп фатихасы белән тормыш юлына озата. Катлаулы, күпкырлы хезмәт юлын үткән Әдип Хәким улына шөкерана диярлек, ананың теләкләре, чын күңелдән юллаучы фатихасы хезмәт юлында улына көч-куәт бирде дияргә була. Намуслы тырыш хезмәткәр гаиләсе, туганнары, дус-ишләре, яшәгән Шыкча авыл халкы, милләттәшләребез хөрмәтендә. Ул Себер милләте горурлыгы.

Хөрмәтле Әдип Гарифханов олуг юбилеен каршылый. Тирән саулык телим, гомер юллары тыныч, хөрмәттә үтсен.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, ветеран укытучы,
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836