Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милли кул эшләрен торгызучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

44-6Тубыл шәһәрендә түбәтәйләр, калфаклар тегүчеләр, чигүчеләр бармак белән генә санарлык: өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Хәмидә апа Урамаева, Фәүрия Ниязова, Гөлшат Нуретдинова, өлкәбездә танылган читекче Шәйдулла Хәмидуллин. Ул регионара бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган оста. Шәйдулла агымдагы елда Мәскәүдәге “Царицыно” дәүләт тыюлыгында узган “Рус кыры” регионара славян халыклары мәдәнияте фестивалендә милли читекләрен, калфакларын, сараучларын күрсәтеп Мактау грамотасы белән бүләкләнеп кайтты. Шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда катнашкан Әлфия Тляушева (рәсемдә) теккән, чиккән калфаклары белән үзен танытты.

Әлфия үзе теккән калфаклары белән беренче мәртәбә милли бәйрәмебез Сабан туена чыга. Бизәкле, энҗе-мәрҗәнле матур калфак тегүче беренче заказларын да анда ала. Үзе Тубыл дәүләт пединститутын тәмамласа да, кызы Рузалинә беренче сыйныфка кергәч, аны мәктәпкә алып бару, каршы алу, класс эшендә актив катнашу тормышының беренче максатына әверелә. Рузалинә шәһәрнең унбишенче этномәдәни компонентлы мәктәбендә укыганга күрә, алар еш милли мәдәни чараларда катнашалар. Әнисе Әлфия милли кул эшләрен торгызу юнәлешендә үзенең өлешен кертергә тырыша. Калфак чигү һәм тегү технологиясен үзлектән өйрәнә. Борын-борыннан күчеп килгән кул эшләре белән танышырга музейларга бара, борынгы калфаклар, сараучларны җентекләп карый, бу темага төрле әдәбият укый. Әлфия үзе машина йөртә, тормыш иптәше Руслан күргәзмәләргә бергә чыга. Алар бәрхет, алтын җепләр, сәйлән-мәрҗәннәр эзләп башка шәһәрләргә дә чыгып китәләр. Гаиләдә ярдәм булганга күрә, аның иҗади эшенең беренче уңышлары да көттерми. Шәһәрдә узган мәдәни чараларда, җирле декортив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәләрен Әлфия Тляушеваның калфаклары, сараучлары да бизи.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836