#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мин бәхетле бүгенгесе белән

последние и лучшие новости искусства в мире

12-9Аллага шөкер, “күбәләкләр” дә 80 яшьтән күбрәк яшиләр икән.

27 март көнне курсташыбыз, дустыбыз, педучилищеда һәм пединститутта уку чорында иң шаян, иң күңелле, һәркем белән уртак тел таба торган, күңел төшенкелегенә бирелмичә очып-кунып кына йөри торган Луизабызга 80 яшь тула. Мин аны шундый җитезлеге өчен «Күбәләгем» дип йөртә идем. Шушы кушамат менә картайганчы сакланды.

Уку елларында кайбер еллар тулай торакта урын булмау сәбәпле, фатирларда да бергә яшәдек, укыдык. Студентларны көзге урып-җыю вакытларында колхозларга эшкә җибәрәләр иде, күп мәртәбә Загваздина, Хуҗайлан авылларында нинди генә эшләрдә булмадык. Мин үз өемә кайткан кебек, Әминә апа, Шәфик абыйларда яшәдем, әйтерсең, мин дә аларның кызы.

Ял көннәрендә туйганчы ашап-эчеп алыр өчен күбесенчә җәяүләп, Луиза группадагы кызларны чиратлап Хуҗайланга алып кайта иде. Яшьләрне авылның матур табигате, Якуб Зәнкиев әсәрендәге Кызлар убасы, Иртеш буйлары, шулай ук хезмәт сөючән, тыйнак, намуслы егетләре дә җәлеп иткәндер, билгеле.

Луизабыз үз авылына эшләргә кайтып, тормыш иптәшен дә шунда очратып 2 егет, 1 кыз тәрбияләделәр һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда яшәделәр.

Язмыш Күбәләгемне кирәгенчә камчылады шул, мин аны шуның өчен сынмады, сыгылмады дип әйтә алмыйм. Ул кадәр йөрәк җимешләреңне, якыннарыңны югалтудан соң ничек сыгылмый каласың!? Сәламәтлеге какшады, яшь аралаш көлә белүләр дә авырайды.

Шөкер, бар шатлыгы – уңган-булган кызы Гөлназ, мәрхәмәтле кияве Марат, оныгының бәхетле гаиләсе.

Менә кадер-хөрмәттә Тубыл шәһәрендә яши Күбәләгем. Балаларына Аллаһы Тәгалә рәхмәтләре төшсен.

Училище, институтны тәмамлауга багышланган юбилейлы очрашуларда 50% составта гына калсак та, җыелышып-күрешеп торабыз. 2016 елда 60 елдан соң очрашу үтте, 65 елдан соң күрешү, Аллаһы боерса, 2021 елда булачак, күп калмады, түзегез, кадерле классташларым.

Луизабызны 80 яшьлек юбилее белән котлап, матур картлык, сәламәтлек теләп: Бибиниса, Бибинур, Флера, Люция, Мөслимә, Раяна, Рәйханә, Раилә, Мансур, Мөнир, Исхак, Рафаэль исемнәреннән Күбәләгең Рәшидә.

Рәсем авторның архивыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836