Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мин бәхетле бүгенгесе белән

последние и лучшие новости искусства в мире

20-8Сугыш чоры баласы, безнең дустыбыз, курсташыбыз, коллегабыз Бибиниса Хәбибуллина язгы кояш җылысы күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә, 19 майда Усть-Ишим районының Олы Бүрән авылында дөньяга килә. Әнисе Бибисайра апа бөтен гомерен колхозда эшләп үткәрә. Әтисе Әбделәхәт Гафуров мәктәп тәмамлап, районда атеистлар бүлеге белән җитәкчелек итә, сугыш башлангач, сугышка чакырылачак яшьтәгеләр укып сугышка китә.

Бибиниса 4 классны авыл мәктәбендә укып, аннан 12 чакрым җәяү районга җидееллык мәктәпкә йөри. 1952 елда Тубылда татар педучилищесына укырга керә, аннары Тубыл пединститутында рус-татар бүлегендә белем ала.

1961 елны диплом алгач, яшь мөгаллимә Акъяр мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Укытучының хезмәтен күреп, тотып, бизмәнгә салып үлчәп булмый. Аның хезмәт җимешләре – ул тәрбияләп белем биргән, белемгә омтылышлы, кешелекле, хезмәт һәм көнкүрештә тырыш берничә буын укучылар. Алар белән ул горурлана ала. Бу эшкә ул 35 ел гомерен багышлый, аның хезмәт китабында бер генә язма. Бибиниса һәрнәрсәне зур осталык белән җиренә җиткереп башкара. Ата-аналар белән эшнең төрле юлларын, чараларын таба. Укытып чыгарган укучылар белән элемтә өзмәгән, алар гел телефоннан шалтыратып хәлен белеп торалар, туган көне белән котлыйлар, очрашулар кичәсенә чакыралар.

1962 елда Бибиниса авылның тырыш, уңган Кафи Әхмәтулла улына кияүгә чыга. Кафи авылда тракторчы булып эшли, аннан аны партоешма секретаре итеп куялар, яхшы эшләгән өчен Свердловскига партия мәктәбенә укырга җибәрәләр, читтән торып Төмән авыл хуҗалыгы бүлеген тәмамлый һәм совхозда агроном булып эшли. Шулай тырышып яшиләр, өй дә салып җибәрәләр, хуҗалыкта сыер, тавыклар, үрдәкләр тоталар, зур бакчада бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр, барсына да ничектер вакытлары да, көчләре дә җиткән.

Кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Шулай матур гына балалар үстереп яшәп торганда, Кафи авырый башлый һәм 9 ел түшәктә ята, дөнья куя.

Иптәше Кафи белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы малае Сибгать ТВИКУда белем алып, Байкал артында, Германиядә, Монголиядә, Бурятиядә хезмәт итә, хәзерге көндә гаиләсе белән Төмәндә яши. Кызы Фиалида Төмән медакадемиясендә укып, “Себер” санаториенда беренче ачылган көненнән башлап 30 елдан артык терапевт булып эшли. Кече кызы Лениза Тубыл пединститутыннан соң индустрия, коммерция, сервис техникумында рус теле һәм әдәбиятын укыта. Хәзерге көндә Бибинисаны балалары белән бергә гомер кичерүе ифрат зур бәхетле итә.

Бибиниса дустыбыз шактый авыр, сикәлтәле юллар үтсә дә, актив тормыш алып бара. “Яңарыш” газетасын, мөселман калдендарен укый, көненә 5 тапкыр намазын калдырмый. Оныкларына булыша, аларга оек-бияләйләр бәйли, үзенең үткән гомере, балалары турында истәлекләр яза.

Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа. Мең яшә!

Сине хөрмәт итеп дусларың
Бибинур МӨСЛИМОВА, Рәшидә БАКИЕВА,
Люция ГОМӘРОВА, Флера БӘДРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836