Материалы

Мин татар булуым белән горурланам

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Явызбы авылында Ринат Таип улы Юнусов яши. Әтисе Таип һәм әнисе Әкълимә җиңги Тархан авылында туып-үскәннәр, Төмәндә яшәгәннәр. Ринат Равил энесе белән бик әйбәт гаиләдә үскәннәр. Әтиләре гомер буе шофер булып эшләгән. Яхшы эшләгәне өчен ун елдан соң 3 бүлмәле фатир алды. Ринатыбыз кечкенә вакытында: “Мин татар түгел! Татар буласым килми!” – дип әйтә иде. Ә зурайгач мулла булды, мәктәпне тәмамлагач, институтта укыды, армия хезмәтеннән кайтып, Шыкча авылында түрә булып эшләде. Үзенә ике катлы өй төзи башлады. Шул арада динебезне хөрмәт итүче кыз табып өйләнде.

Хатыны дин юлында булгач, Ринат та өйрәнде. Аларның өч кызлары да үскән вакытларында әти-әниләре белән намаз укыганнар. Дүртенче егет соңрак туды. Ринат шатлыгыннан зур өендә исем кушты. Дуслары бик күп икән, булыштылар, мәчеткә кереп намаз укыдылар.

Яшьләрнең намаз укыганнарын күреп, озакламый мин дә өйрәнә башладым. Ринаттан соң энем Дамир Юнусов та улына исем кушты. Аллага шөкер, шулай яшәсеннәр, балаларга исәнлек-саулык телибез.

Әкълимә җиңги дә күп еллар намаз укыды. Пенсиягә чыкса да, 70 яшенә хәтле эшләде, балаларына булышты. Гомер буена кибеттә сатучы булды. Соңыннан авылга кайтты, Мөнир баласында яшәде. Минем әнием белән мәчеткә йөрделәр, Хайнинур сеңлесе белән хаҗга да бардылар. Бар туганнарым ярдәмчел.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА, Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума